16+

Кер юу машинасындагы исне ничек бетерергә?

Ят ис яңа машинада да барлыкка килергә мөмкин. Төп сәбәбе исә аны дөрес эшләтмәүдә.

Кер юу машинасындагы исне ничек бетерергә?

Ят ис яңа машинада да барлыкка килергә мөмкин. Төп сәбәбе исә аны дөрес эшләтмәүдә.

Әйтик, кер юылып беткәннән соң, аның ишеген ябып калдыруда. Аның аркасында барабан һәм эчендәге башка өлешләре кибеп өлгерми. Тагын бер сәбәп – кер юу порошогын артык күп салу һәм машина барабанын юыласы керләрне җыеп бару өчен кәрҗин сыйфатында куллану.
Истән котылу өчен машинаны буш килеш әйләндереп алыгыз. Лимон кислотасы яки сода да салырга була. Махсус көнкүреш химиясен куллану дөресрәк. Машина җитештерүчеләр «кайнар» циклларны да кулланырга кирәклеген искәртә.
Кер юылып беткәч, ишеген ачык калдырыгыз.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X