Шәһри Казан

Кетердәп торган итеп кыяр тозлау ЫСУЛЫ

3 литрлы банканы стерильләштерәбез. Төбенә укроп зонтигы, 2 карлыган яфрагы, 4 чия яфрагы, 2-3 хуш исле борыч, 3 түгәрәк кара борыч салып калдырабыз.

Кыярларны тутыргач, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы һәм салкын су салабыз да утта торган кәстрүлгә утыртабыз. Кәстрүлгә суны банканың яртысы күмелерлек итеп салырга кирәк.

Реклама

45 минут көчле утта тотабыз. Өстенә җыелган күбекләрне җыеп торабыз. 45 минуттан тулыр-тулмас 1 рюмка итеп 9 процентлы аш серкәсе салып, капкачын ябып куябыз. Банканы каплап, төреп куярга кирәк.
Шушы ук ысул белән помидор да тозлап була.

фото - pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: