16+

Хуҗабикәләр өчен шәп рецепт - катлы пирог

Башта күрәгә, караҗимешне аерым-аерым иттарткычтан чыгардым, әзрәк шикәр комы салдым һәм кайнаган су өстәп, җәеп булырлык итеп сыеклаттым.

Хуҗабикәләр өчен шәп рецепт - катлы пирог

Башта күрәгә, караҗимешне аерым-аерым иттарткычтан чыгардым, әзрәк шикәр комы салдым һәм кайнаган су өстәп, җәеп булырлык итеп сыеклаттым.

Суны күп саласы түгел. Ярты лимонны, төшләрен алып, кабыгы белән чыгардым, шуңа 200 гр шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тутырып крахмал салып, яхшылап болгаттым. Эчлекләр әзер.
Камыр өчен 100 мл җылымса суга бер бәләкәй кап коры чүпрә (11 гр), 1аш кашыгы шикәр комы салып кабарырга куйдым (10 минут). 1 йомыркага ярты чәй кашыгы тоз салып күперттем, шуңа 180 гр йомшарган сыер мае (минеке маргарин) һәм кабарган чүпрәне салып тугладым. 400 гр онны әз-әзләп салып, камыр бастым. Камырны 15-20 минут ял иттердем һәм дүрт кисәккә бүлдем. Астына зуррак, өскә уртача, ә икесен кечерәк иттем. Уртага куясы камырны юка итеп җәясе. Пирогны ясагач әзрәк табада тоттым. 180-200 градус җылылыктагы мичтә 30-40 минут пешердем.
 

Резидә Фәйзуллина
Сарман

 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading