16+

Киемеңнең төсе нинди, үзең шундый?!

Киемнең төсен без кәефебезгә карап та сайлыйбыз икән. Кызыл төс үзеңә ышаныч хисе бирә.

Киемнең төсен без кәефебезгә карап та сайлыйбыз икән. Кызыл төс үзеңә ышаныч хисе бирә.

Игътибар юнәлтү чарасы да ул. Үзегезгә ышаныч өстәр өчен, кызыл свитер киегез яки шарф бәйләгез. Ялгыз кешеләргә дә килешә ул, шуның белән игътибар юнәлттерәсез.

Кара кием белән без энергиябезне саклыйбыз икән. Аны кигән кеше үзен ябык, сакланган кебек хис итә, ди психологлар. Әмма гел кара төсле киемнән йөрү шулай ук куркыныч. Аңардан депрессия башланырга мөмкин.

Ак төс үзеңнең халәтеңне гармониядә тотарга булыша.

Сары һәм әфлисун төсе шатлык өсти. Аларны бигрәк тә кыш көне кияргә кушалар.

Аксыл көрән уңайлылык хисе тудыра. «Эш һәм өй» режимында яшәүчеләргә, көн-төн эш дип чабучыларга бу төс бераз ярдәм итәргә булыша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading