Шәһри Казан

Киселгән карбыз белән кавынны суыткычта күпме сакларга һәм балаларга аларны ничә яшьтән бирергә ярый?

Кичә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында узган матбугат конференциясендә белгечләр балаларга карбыз һәм кавын ашату кагыйдәләрен искәртте.

– Карбыз белән кавынны кискәнче кер сабыны һәм щетка белән юарга кирәк,- диде Республика балалар клиник хастаханәсенең изоляцион-диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова. Шулай ук базарда кисеп сатыла торган карбыз-кавынны алмаска, ә балаларга кавынны өч яшьтән соң гына бирергә яраганлыгы турында әйтте белгеч.   
 
Карбыз-кавынны балага күпме күләмдә бирергә яравы турында:
 
– Карбыз белән кавын аллергиягә сәбәпче булырга мөмкин, шуңа күрә аны балаларга әз-әзләп бирә башларга кирәк. Организмы җиңел кабул итсә, димәк, аннары инде аны кабул итү күләмен арттырырга да мөмкин”, - диде Республика балалар клиник хастаханәсенең эпидемиологик бүлеге мөдире Илсөя Фазылҗанова.

Реклама

Киселгән карбыз һәм кавынны ничә көн суыткычта саклауга килгәндә, аның төгәл генә вакытын әйтү мөмкин түгел. Агуланудан саклану өчен сакланган продуктның исенә һәм төсенә карап, ашаганчы тикшереп карарга кирәклеге турында кисәтте табиблар.

Фото: pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: