16+

Кишер чәчү буенча киңәшләр

Уңган бакчачылар кишер чәчү буенча үтемле чара тәкьдим итә.

Кишер чәчү буенча киңәшләр

Уңган бакчачылар кишер чәчү буенча үтемле чара тәкьдим итә.

Кишер чәчүгә 10-12 көн кала, бер көрәк тирәнлеге чокыр казып, көрәкнең очына суда чылатылган, чүпрәккә тутырылган орлыкларны бәйләп куябыз. Шул вакыт эчендә орлыкларга үсеп китәргә комачаулык итүче эфир майлары бетәчәк. 10 көннән соң. орлыкларны төеннән алабыз. Аларны савытка бушатабыз һәм гади крахмал белән сибеп чыгабыз. Болай иткәч, орлыклар кулга ябышмаячак һәм соңыннан дымлы кара җирдә дә яхшы күренәчәк. 


Җир астында торганда әйбәтләп үргән орлыкларны коры елга комы яисә туфрак белән катнаштырып, алдан әзерләнгән буразналарга чәчкәннән соң, өстенә пленка ябып куябыз. Гадәттә, болай әзерләнгән орлыклар 3-4 көннән соң тишелеп чыга. 


Шунысын игьтибарга алыйк, аларга су сибәргә киңәш ителми, чөнки су сипсәк, җир кабыгы хасил булып, орлыкларга тишелеп китәргә комачау итәчәк. Шуның белән эш тәмам, орлыклар тишелеп чыккач, утыйсы гына кала.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading