16+

Кишер өрүченең осталыгы көзен беленә (Кишерне өреп утырту буенча КИҢӘШЛӘР)

Буа районының Кишер Аксуы авылында кишерне өреп чәчәләр икән. Аны һәр кеше булдыра алмый, авылда иң оста өрүче биш-алты кеше бар, дип сөйли безгә кишер үстерү остасы Кәүсәрия апа Хәйбуллина.

Кишер өрүченең осталыгы көзен беленә (Кишерне өреп утырту буенча КИҢӘШЛӘР)

Буа районының Кишер Аксуы авылында кишерне өреп чәчәләр икән. Аны һәр кеше булдыра алмый, авылда иң оста өрүче биш-алты кеше бар, дип сөйли безгә кишер үстерү остасы Кәүсәрия апа Хәйбуллина.

- Безнең авылның исеме Аксу, әмма ул халык телендә Кишер Аксуы дип йөртелә. Әлеге атама XIX гасыр­да яшәгән авылдашларыбыз - бертуган Шәрәфләр исеме белән бәйле. Аксуда кишер үстерү моннан 150 еллар элек башланган. Колхозлар булмаганда ук һәр хуҗалык ике-өч гектар кишер чәчкән, шуны саткан акчага яшәгән. Күрше авылларда Кишер Аксуы киленнәре булмаса, ач яшәр идек дип тә шаяртып сөйләүчеләр бар, - диде ул.

Шәрәфләргә килгәндә, XIX гасыр урталарында Хөснетдин дигән кеше Тәтеш өязеннән яшь хатын алып кайта. Өлкән хатыныннан туган 9-10 яшьлек улы Шәрәфетдингә бу ошап бетми һәм ул атасы йортыннан чыгып китә. Самарага барып, бер сәүдәгәргә эшкә ялланып, башта йомышчы малай, аннан инде приказчик булып хезмәт иткән. Туган авылы Аксуга унбиш елдан соң гына әйләнеп кайткан. Ул үзе белән бик күп итеп яшелчә орлыклары алып кайта. Авылда гаилә корып җибәрә, үзенең хуҗалыгын булдыра, яшелчәләр үстерә. Аңардан күреп, авылдашлары да кишер чәчә башлый. Шуннан бирле авылны Кишер Аксуы дип йөртә башлаганнар. Хәзер дә авыл халкы кишер үстереп сату белән мәшгуль, алар инде, безнең кебек, берничә түтәл белән генә чикләнми, зур бәрәңге бакчасының яртысына утырта, махсус кишер бакчалары тотучылар да бар. Аксулылар үстергән кишерне Татарстанда гына түгел, ә Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә беләләр. Аксу кишере дип махсус сорап, сайлап алалар, ди.
Бездә, гадәттә, кишерне май айларында гына чәчәләр. Аксу халкы аны инде узган атнада ук чәчеп куйган.

- Кишерне җир кардан ачылгач ук чәчәбез. Туфрак кипкәнне көтсәң, соңга калган буласың. Җәйнең ничек киләсен белеп булмый, дымы булганда, тизрәк утыр­тырга кирәк. Без кишергә суны бөтенләй дә сипмибез, ярты бакчага аны ничек сибеп бетермәк кирәк. Яңгыр сулары белән үсә ул, - дип сөйли безгә Кәүсәрия апа.

Кишерне, чәчәр алдыннан, ике-өч көн суда тоталар. Аны авызга кабып, түтәл өстенә өрәләр. Икенче бер кеше орлык өстенә тырма белән туфрак сибә. Кишерне исә, әйткәнемчә, үз эшләренең осталары гына өрә, алар өреп чәчкән кишер тип-тигез булып шытып чыга. Өрүчеләрне авылдашлары махсус дәшеп китерә. Алар авылда иң хөрмәтле кешеләр санала.

- Кишерләр июнь урталарына өлгереп җитә. Аларны халык сату-урнаштыру җаен карый башлый. Авылда берничә эшмәкәр бар. Аларга тапшырабыз, узган ел­ны бер килограммын ун­биш сумга сатып алдылар. Кайберләре, саклауга куяр өчен, махсус базлар да эшләтте. Ульяновскидан килеп сатып алучылар да бар. Кишер сатып, акча эшләп була, елы әйбәт килгәндә, шактый керем алган чаклар да булды, - ди яңа танышым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading