16+

Кишер яфрагы белән помидор маринадлау

Бик тәмле, уңышлы рецепт бу. Күпме япсам да, Яңа елга кадәр бетә ул.

Бик тәмле, уңышлы рецепт бу. Күпме япсам да, Яңа елга кадәр бетә ул.


Стерильләштергән банкаларга төбенә мулрак итеп яхшылап юылган кишер яфрагы, 1 литр банкага 1 тырнак исәбеннән сарымсак салабыз. Помидорларны тутырабыз да кайнар су агызып, 15 минут тотабыз. Шул арада тозлык әзерлибез.
1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 70 грамм  9 процентлы уксус салабыз.
Банкалардагы суны түгеп, кайнап чыккан тозлыкны помидорлар өстенә салып, тимер капкач белән каплыйбыз. Җылы әйбер белән төреп куябыз. Булды. Эше дә ансат кына, тәмгә дә тәмле!
Ясап карагыз әле, дуслар.

Рәмзия Әхмәдуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading