Соңгы вакытта гөлләремә әллә нәрсә булды. Яфраклары саргаеп коела башлады, нык булып үсеп утырган сабаклары да зәгыйфьләнде. Болары урынына яңа гөлләр утыртасы булыр инде. Туфракны да кибеттән генә сатып алырга кирәк. Сатудагы туфрак җиңелрәк, ашламага да бай була. Шулай уйлап йөргәндә, бирәм дигән колына - чыгарып куяр юлына, дигән кебек,...
Киң озын өстәлләргә тезелеп утыртылган миләүшә чәчәкләренең нинди генә төре юк. Төсләреннән күзләр камаша. Күргәзмәдә миләүшәләр генә түгел, башка бик күп гөлләр дә тәкъдим ителә. Берничә лимоны өлгереп килгән лимон агачын да алып килгәннәр хәтта. Күргәзмәне әлеге дә баягы гөлләр үстерү белән шөгыльләнүчеләр - «Чәчәкле әкият» клубы әгъзалары оештырган. Мин шуларның берсе - Наилә ЗАРИПОВА утырган өстәл янында тукталдым һәм аның белән аралашып та киттек. Наилә апа миләүшәләрнең 150ләп төрен үстерә икән. Аның әлеге шөгыле ничек барлыкка килүе белән дә кызыксынмый калмадым, әлбәттә.
- Миләүшәләрне унике ел элек үстерә башладым. Ике кызымны да кияүгә биреп җибәргәннән соң, өй күңелсезләнеп калган кебек булды. Ямансулап йөргән вакытта базарда миләүшәләр белән сату иткәннәрен күрдем. Шулардан ике яфрак сатып алдым. Шуннан китте инде... Акрынлап сортлары белән кызыксына башладым. Шул рәвешле 150ләп сорт барлыкка килде. Алар белән сөйләшеп, сулар сибеп, үрчетеп, яңаларын утыртып үтә көннәрем. Авылда сыер-сарык үстерәләр, көннәре маллары янында үтә, ә шәһәр җирендә нәрсә белән юанасың инде. Берәр кул эшенә өйрәнү яки гөлләр үстерү генә кала.
- Миләүшәләрне үстерү авырмы?
- Әгәр дә аларны яратсаң, бөтен күңелеңне шуларга бирсәң, бернинди авырлыгы да юк. Баштарак җиңел дә булмагандыр, ул вакытта хәзерге кебек интернеттан файдаланмый идек. Гөлләр үстерү буенча китаплар-журналлар да күп түгел иде. Аларны укыйм, тәҗрибә елдан-ел арта бара. Хәзер бернинди кыенлыгын да күрмим.
Озак кына сайлаганнан соң, мин дә берничә миләүшә сатып алдым. Ә аны ничек утыртырга, суын ничегрәк сибәргә, гомумән, миләүшәләр үстерү өчен нәрсәләрне белергә кирәк - миңа аларны Наилә апа җентекләп аңлатты.
- Аларга җиңел таралып торган җир кирәк. Мин гадәттә кибеттән сатып алам. Авыл балчыгына утыртырга киңәш итмим, чөнки аңарда корткычлар булырга мөмкин. Сатып алынган ике өлеш җиргә бер өлеш торф, яртышар өлеш агреперлит һәм свагнум кушам. Свагнум ул - мүкнең бер төре. Агреперлит туфракның структурасын яхшырта, продуктивлыгын күтәрә торган өстәмә. Сатып алынган гөлләрнең туфракларына игътибар иткәнегез бармы? Алар бик йомшак була. Миләүшәләр өчен дә шундый туфрак кирәк. Туфрак микроэлементларга артык бай булмасын, югыйсә яфраклары күп, ә чәчәге вак була.
Суны сипкәнче өске туфрагын бармак белән баскалап карагыз, кипкән булса, җылымса су сибәргә кирәк. Бүлмә температурасындагы су алар өчен салкын, шуңа да сибәсе суыгыз бүлмә температурасыннан 3 градуска җылырак булсын. Ашламаны чәчәккә бөреләнгәндә яки чәчәк атканда гына кушыгыз.
- Нинди ашлама кулланырга?
- Чәчәк ата торган гөлләр өчен дигән теләсә кайсы ашламаны файдалана аласыз. Миләүшәләр өчен генә булганнары да бар сатуда. Кайберәүләр ит юган суны сибә. Бу ысулны кулланырга киңәш итмим, чөнки анда черкиләр җыела башлый. Гөл астына балык башы салып калдырырга кирәк дигәнне ишеткәнем бар, имештер ул фосфорга баета. Бу да дөрес түгел. Бәлки, ул фикус кебек зур агачлар өчен ярыйдыр да, чәчәк ата торган кечкенә гөлләргә аны кулланырга кирәкми.
- Миләүшәләрне ничек үрчетергә?
- Миләүшә яфрактан үрчи. Аны кисеп алып, суга утыртасың. Суны күп салмагыз, берәр см гына, югыйсә чери башлый. Суга активлашкан күмернең дүрттән бер өлешен салып, яфракны утыртасыз. Аның өстенә астан һава йөрерлек итеп, пластик капкач каплап, парник ясыйсыз. Яфракны балчыкка утыртканнан соң да, бала чыгарсын өчен, өстен каплап торыгыз. Гөлне кояш бик нык төшкән урынга куймагыз. Алар өчен иң яхшысы - төньякка караган тәрәзә төпләре. Коры һаваны да яратмый алар. Өйдә батареяларны каплап торыгыз. Киңәшләремне истә тотсагыз, утырткан миләүшәләрегез бөтен өегезне ямьләп торыр, - дип озатып калды мине Наилә Зарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар