16+

Көл – ашлама гына түгел, корткычларга каршы агу да

Көл – ашлама гына түгел, корткычларга каршы көрәшү өчен дә менә дигән чара.

Көл – ашлама гына түгел, корткычларга каршы көрәшү өчен дә менә дигән чара.

Шуның өстенә ул куркынычсыз да. Яшелчәләрдә, җимеш агачларында борча (блоха) бетләр (тля), талпан (клещ) булса, 300 гр көлгә бераз гына су салып кайнатыгыз. Сөзеп алгач, бер чиләк суга кушыгыз. Ябышкак булсын өчен, 50 гр хуҗалык сабыны да уып салыгыз. Төнәтмәне коры көнне кич белән сиптерегез, яфракларның ике ягы да чыланырлык булсын. Әлеге төнәтмәне еш кулланырга була. Борчаларга каршы көлне тәмәке тузаны (махорка) белән бергә кушып сибү яхшы (1 өлеш көлгә 1 өлеш тәмәке тузаны). Алар яфракларга сыланып калсын өчен, алдан үсентеләргә су сибегез. Суган чебененә һәм кәбестә күбәләгенә каршы да шул катнашманы кулланыгыз.

Көл төнәтмәсе карлыган һәм крыжовникны кисмән (пилильщик), утчыл (огневка) личинкасы һәм ончыл чыктан (мучнистая роса) саклый. Моның өчен 400 гр көлгә бер чиләк кайнар су салып, ике тәүлек төнәтәләр һәм шуның белән куакларны эшкәртәләр.

Бакча җиләгендә лайлач (слизень) күренсә, түтәлгә коры көл сибегез.

Көл бүлмә гөлләре өчен яхшы ашлама булып санала. Аларны яз көне күчереп утыртканда, 1 кг туфракка ике аш кашыгы көл дә салыгыз. Бу бигрәк тә цикламен, фуксия һәм яран гөленә әйбәт.

Фото: dachnye-sovety.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading