16+

Коблер әзерләү ЫСУЛЫ (АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

Коблер - иртән бөтен гаиләне табын артына җыя торган ризык. Коблерны икенче төрле десерт пирог дип тә атыйлар. Коблер бигрәк тә Америка кухнясында популяр.

Коблер әзерләү ЫСУЛЫ (АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ)

Коблер - иртән бөтен гаиләне табын артына җыя торган ризык. Коблерны икенче төрле десерт пирог дип тә атыйлар. Коблер бигрәк тә Америка кухнясында популяр.

Әзерләү өчен 1 батон, 4 күкәй, 3 помидор, 0,5 кг казылык, 150 гр сыр, 100 гр атланмай, 150 мл сөт, тоз, борыч, мускат чикләвеге (булмаса да ярый) кирәк.

Батонны турап, һәр телемгә атланмай сылыйбыз да майлы табага утыртып тезәбез. Помидор белән казылыкны түгәрәкләп турап, батон телемнәре арасына куябыз. Күкәйгә сөт, тоз, борыч, чикләвек салабыз. Яхшылап болгатып, батон өстенә агызабыз. Өстенә угычта уылган сыр сибәбез дә газ мичендә пешереп алабыз.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading