16+

Коронавирустан тизрәк дәваланам дисәң, җырларга кирәк!

Коронавирус белән авырганнан соң тизрәк тернәкләнү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? 

Коронавирустан тизрәк дәваланам дисәң, җырларга кирәк!

Коронавирус белән авырганнан соң тизрәк тернәкләнү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? 

Роспотребнадзор белгечләре киңәшләр бирә. 
Йокы режимын сакларга, дөрес тукланырга, D витамины эчәргә һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Шулай ук халык җырларын да җырларга була. Моны сулышны чыгарганда, артык кычкырмыйча һәм уңайлы тональлектә эшләргә кирәк, ди белгечләр. Роспотребнадзорның үзәк фәнни-тикшеренү эпидемиология институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Хадижат Омарова билгеләп үткәнчә, ковидтан соң була торган синдром һәр кешедә төрлечә, шуңа күрә бердәм дәвалау ысулы юк.
Күп кешеләр ковид булганда хәрәкәтләнми диярлек, шуңа күрә дәваланып беткәннән соң физик активлык даими булырга тиеш. Юкса, гиподинамия барлыкка киләчәк. Авыру кичергән кешеләр мускуллар массасын да югалта. Тернәкләнү өчен, рационга аксымлы ризыклар, шул исәптән үсемлек ризыклары, бөртекле продуктлар, сезонлы яшелчә, җиләк-җимешләр дә кушарга кирәк.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading