16+

Кош теле пешерүнең шигырьгә салынган ЫСУЛЫ

Кайбыч районының Кошман авылыннан Сания апа Мотыйгуллина кош теле рецептын шигырь белән язган:

Кош теле пешерүнең шигырьгә салынган ЫСУЛЫ

Кайбыч районының Кошман авылыннан Сания апа Мотыйгуллина кош теле рецептын шигырь белән язган:


Кош теле пешерү өчен
Алты йомырка алам.
Дүртесенең аерып
Сарысын гына салам.

Калган ике йомырканы
Ничек бар - шулай сытам.
Ә май өчен корычтан
Кечкенә казан тотам.

Тоз һәм сода, ванилинны
Йомыркаларга кушам.
Каты тимичә камырын
Басам, җәямен оннан.

Сырлап кискән камырлар
Чыжлый гына казанда.
Майдан алгач, шикәр комы
Сибеп куям аларга.

Кетердәп кенә тора
Пешкәч көнбагыш маенда.
Бисмилланы онытмасаң,
Бик тиз һәм җайлы була.

Кош телен вазага салгач,
Әй өстәлләр ямьле лә.
Эреп кенә китә капкач,
Әй кош теле тәмле лә.

Ишегалларына кадәр
Тәмле хуш ис тарала.
Дөрес микән, ялган микән,
Син дә пешереп кара.


Дуслар, сез дә пешереп карагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading