16+

Кошларга нәрсә ашатырга?

Кыш көне кошларга азык табу авырлаша. Суыкларда җан асрар өчен аларга ризык кирәк. Күпләр кош ояларына көнбагыш орлыгы салырга ияләшкән. Аңардан башка нәрсә салырга да белмиләр?

Кошларга нәрсә ашатырга?

Кыш көне кошларга азык табу авырлаша. Суыкларда җан асрар өчен аларга ризык кирәк. Күпләр кош ояларына көнбагыш орлыгы салырга ияләшкән. Аңардан башка нәрсә салырга да белмиләр?


Акчасын жәлләмәгән кеше кибеттән кечкенә попугайлар өчен сатыла торган ризык сатып ала. Аларның иң арзанлысын алып, көнбагыш орлыгы белән кушып бирегез. Базарларда көнбагышның арзан бәягә генә вакларын сатып алырга була. Ә менә дөге, арпа ярмасы кебек коры ярмаларны кошларга бирергә кирәкми. Ашап бетермәгән ботканы яки гарнирны исә курыкмыйча бирә аласыз. Боткага май салып болгатсагыз, тагын да яхшы. Ипинең агын гына бирергә тырышыгыз. Кара ипи кошларның эчәклегендә әчи, шуңа да файдасына караганда, зыяны күбрәк. Терлек мае да (сало) әйбәт, әмма ул тозлы булмасын.

Тагын бер киңәш: кош оясын кеше күп йөри торган юл өстендә яки подъездга якын урынга куймагыз. Кошлар ул ояга киләчәк, әлбәттә, тик кеше, мәче яки эт күренгән саен, куркып очып китәчәкләр. 

фото - Анна Арахамия 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading