16+

Кояштан саклый торган кремнарны ничек дөрес сайларга?

Роскачество кояштан саклый торган крем сайлау буенча тәкъдимнәр әзерләгән.

Роскачество кояштан саклый торган крем сайлау буенча тәкъдимнәр әзерләгән.

Кояштан саклану өчен SPF (кояштан саклау­чы фактор) кремын сайлаганда, үз тиреңнең тибын һәм кайсы төбәккә барырга планлаштырылуын исәпкә алырга кирәк.
SPF кояштан саклану чарасы сылаганнан соң, гадәттәгедән ун тапкыр күбрәк кояшта була аласыз. Шул рәвешле, SPF 15ле крем белән ак тәнле кеше кояшта 7 сәгать 30 минут була ала. Шул ук вакытта балаларга теләсә кайсы очракта да SPF 50 кремнары белән кулланырга киңәш ителә.

Үзебездә кызынган очракта SPF 4-10, ә ­Төркиядә, иртәдән кояш кыздыру сәбәпле, SPF 20-30 кремнарын файдаланыгыз.
Кремнар билгеле бер вакытка исәпләнгән. Әйтик, диңгез суында коенганда, кремны һәр ике-өч сәгать саен яңадан сөртергә кирәк, бигрәк тә кояш тиз пешерә торган урыннарга (кул, иңбашы, бит). Аны пляжда түгел, ә кояшка чыкканчы 30 минут кала сылагыз.
SPF кремын кулланганнан соң гади су белән генә түгел, ә сабын яки гель белән юып төшерергә киңәш ителә. Аннары кызынудан соң яки дымландыра торган крем кулланыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X