Шәһри Казан

Койкалы сыер теле ясаку ЫСУЛЫ

Эш тәртибе: телне тоз белән ышкый-­ышкый яхшылап юдым, аннан 30 минут чамасы пешереп алдым. Телне кайнар судан алып, салкан суга тыгып алдым, кабыгыннан яхшылап чистартканнан соң тагын бер кат юдым.

Кайнап торган чиста суга яңадан телне салдым, шунда суган, кишер, дәфнә яфрагы, тоз, базилик салып, тел йомшаганчы пешердем.

Реклама

Суынган телне матур итеп турадым. Савытка тезеп өстенә үрдәк тәпиләре пешкән шулпаны салып суытырга куйдым.

Суынгач, башлы суганнан, пешкән кишердән чәчәкләр ясап, йомыркадан аккошлар ясап бизәдем. Матур аккошлы күл бәйрәм табынына әзер.

Зөһрә Вәлиуллина, Сарман

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: