16+

«Койрыклы» алма кайнатмасы әзерләү ЫСУЛЫ

Интернет киңлекләрендә эзләнә торгач, үзем яраткан, тик моңарчы эшләп, сынап карамаган «койрыклы» алма кайнатмасы рецептын таптым.

«Койрыклы» алма кайнатмасы әзерләү ЫСУЛЫ

Интернет киңлекләрендә эзләнә торгач, үзем яраткан, тик моңарчы эшләп, сынап карамаган «койрыклы» алма кайнатмасы рецептын таптым.

Алма кайнатмасын яратасыз икән, сез дә эшләп карагыз, бик тәмле, рецептта язылганча, үтә күренмәле килеп чыга.
2 кг ранет алмасы (мин андый сортын таба алмадым, шуңа охшаганрагыннан гына эшләдем), 2 кг шикәр комы, 2 стакан су, ярты чәй кашыгы лимон кислотасы алына.

Башта алманың матурларын юып корытабыз да, теш чистарткыч белән, башыннан койрыгына кадәр тишәбез. Кәстрүлгә шикәр, су һәм лимон кислотасын салып кайнатырга куябыз. Ул күпереп менүгә, утны кысабыз да, үтә күренмәле төскә кергәнче, 4-5 минут чамасы кайнатабыз. Шул сиропны алмалар өстенә коябыз. Алмалы-сироплы кәстрүлне газ өстенә утыртабыз. Кайнап чыкканда, күбекләрен җыя барабыз. Кайнап чыккач, 10-15 минут талгын утта тотабыз да сүндерәбез. Алмалар калкып чыкмасын өчен, өстенә тәлинкә куеп, бик үк авыр булмаган әйбер белән бастырабыз. Кайнатма тулысынча суынып беткәч, аны тагын бер кат 10-15 минут кайнатып алабыз. Тулысынча суынгач, тагын бер мәртәбә 10-15 минут кайнатабыз (шулай өч тапкыр кабатлыйбыз).

Алма кайнатмасы әзер. Суынгач, банкаларга тутырасы гына кала. Мин борыла торган капкачлы банкаларга салдым. Шулай әйбәтрәк була дип укыдым.

Искәрмә: кайнатканда, алмаларны һич кенә дә болгатырга ярамый. Болгатсаң, алма үзенең рәвешен югалта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading