16+

Креветкалы салат ясау рецепты

Яңа ел каршы алдык, әмма безне алда озын яллар көтә. Ял көннәрендә менә шундый тәмле салат та ясап алырга мөмкин.

Креветкалы салат ясау рецепты

Яңа ел каршы алдык, әмма безне алда озын яллар көтә. Ял көннәрендә менә шундый тәмле салат та ясап алырга мөмкин.

КРЕВЕТКАЛЫ САЛАТ
Салат өчен кирәк :
Айсберг салаты 
Помидор 
Яшел суган
Ак ипи
Креветкалар
Соус 
Сарымсак -  бөртек
Сыек май - 2-3 аш кашыгы
Каты сыр 

Салат яфракларын,  помидор, яшел суганны турап тарелкаларга  салабыз.
Ак ипне шакмаклап турыйбыз.
Сарымсакны вак итеп турап сыек майга салабыз һәм ипинең өстенә сөртеп чыгабыз.
Ипине мичтә кызартып алабыз.
Креветкаларны сыер мае +имбирьле бал+соя соусы кушып кыздырып алабыз.
Сохари,  креветкаларны салгач,  өстенә каты сыр кырабыз.
Соус (калган сарымсаклы майга кефир /сметана +соевый соус +тәмләткеч кушабыз) 
Тәмле булсын! 

Айгөл Мәҗитова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading