16+

Күркә җыеп кал. Кайнатмасы тәмле, диләр

Кышын язгы нарат урманының исен генә, тәмен дә исегезгә төшерәсегез киләме? Моның өчен искиткеч мөмкинлек бар! Тизрәк нарат күркәсеннән кайнатма ясап калырга өлгерегез.

Күркә җыеп кал. Кайнатмасы тәмле, диләр

Кышын язгы нарат урманының исен генә, тәмен дә исегезгә төшерәсегез киләме? Моның өчен искиткеч мөмкинлек бар! Тизрәк нарат күркәсеннән кайнатма ясап калырга өлгерегез.

Аларны җыю өчен иң кулай вакыт май ахыры – июнь башы дисәләр дә, шушы арада җыю яхшырак. Чөнки быел яз айлары да эссе булды, күркәләр дә тиз үсә. Аларның озынлыгы 4-5 сантиметрдан да озын булмаска тиеш. Күркәләрне шәһәр яки анда якын үскән агачлардан җыймагыз. 
Кайнатма ясар алдыннан, күркәләрне яхшылап юабыз. күмелерлек итеп су салып, 40 минут кайнатабыз. Шушы катнашманы 10-12 сәгатькә калдырабыз. Аннары 1 стакан сыекча исәбенә бер стакан шикәр комы салып, сәгать ярым акрын утта сироп кайнатабыз. Кайнап чыгарга 15 минут кала күркәләрне өстибез. Кайнатма әзер. Банкаларга тутырып куябыз. 
Тагын әле аны нарат күркәсе балы дип тә атыйлар. Ничек кенә аталса да, аның файдасы искиткеч күп. Витаминнарга бай кайнатма табыныгызны бизәп торсын, сәламәтлегегезне ныгытырга да ярдәм итсен.
***
Нарат күркәсенең сәламәтлек өчен зыянлы булуы да бар! Аны көнгә 3 кашыктан да артык ашарга киңәш ителми. 7 яшькә кадәр балаларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, гомумән, ашарга ярамый. Чөнки ул канны куертып, тромб барлыкка китерергә мөмкин. Аллергия, бавыр һәм үт куыгы, ашказаны авырулары булган кешеләргә дә саклык белән кулланырга кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading