16+

Кроссовкиларны ничек чистартырга?

Ак төстәге кроссовкиларны өй шартларында чистарту ысуллары.

Кроссовкиларны ничек чистартырга?

Ак төстәге кроссовкиларны өй шартларында чистарту ысуллары.

Башта губка, салфетка яки щетка белән пычрагын һәм тузанын сөртеп алабыз. Моны икенче көнгә калдырмыйча, урамнан кергәч үк чистартып куярга тырышыгыз.
Шнуры белән олтырыгын (стелька) кер сабыны белән аерым юыгыз.

Кроссовкиның үзен теш пастасы белән чистартырга була. Тюбиктан бераз гына сытып чыгарыгыз да коры теш щеткасы белән ышкыгыз. Аннары салфетка яки дымлы губка белән сөртеп алыгыз.

Суга сода салып, барлыкка килгән пастаны шулай ук теш щеткасы белән ышкыгыз (теш пастасы өстәсәгез дә була). Бераз тотканнан соң, юып алыгыз.
2 аш кашыгы аш серкәсенә 1 чәй кашыгы сода, 2 ашк ашыгы кер юа торган порошок һәм 1 аш кашыгы 3 процентлы водород перекисе салып болгатыгыз. Барлыкка килгән пастаны кроссовки өслегенә сылап, 10-15 минут тотыгыз һәм су белән юыгыз.

Лимон согы да булыша. 2 аш кашыгы суга 2 аш кашыгы лимон согы салып, салыетканы шуңа маныгыз да ышкыгыз.
Ак күн кроссовкины бәрәңге крахмалына сөт кушып ясалган катнашма (1:1 исәбеннән) да чистарта ала. Куе итеп сылагыз да, дымлы салфетка белән сөртеп алыгыз.

Ацетон белән аш серкәсен бертигез күләмдә алып, салфетка яка мамыклы дискны шуңа маныгыз һәм аяк киеменең өслеген шуның белән ышкып чыгыгыз. Аннары су белән чайкатып алыгыз. Тырнак лагын сөртеп ала торган сыеклык та булыша.

Тукымадан тегелгән кроссовкиларны кер юу машинасында да юдыртырга мөмкин. Әмма иң элек агарта торган порошок салынган җылы суда тотыгыз. Машинага тыгар алдыннан аяк киемен махсус кечкенә капчыкка салыгыз.

Фото: https://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X