16+

Кухняга проект ясаганда нәрсәләргә игътибар итәргә?

Аш бүлмәсенең ишеге ­кухня эченә ачыла торган булмасын. Югыйсә ул урын алып торачак.

Кухняга проект ясаганда нәрсәләргә игътибар итәргә?

Аш бүлмәсенең ишеге ­кухня эченә ачыла торган булмасын. Югыйсә ул урын алып торачак.

Берьюлы берничә эскиз ясагыз, алай иткәндә, һәрберсенең уңай һәм тискәре яклары күренәчәк.

Иң беренче чиратта суыткыч, газ плитәсе һәм югычны урнаштыру дө­рес. Алар янәшә дә тормасын, шулай ук аралары бик ерак та булмасын.
Кухняны шартлы рәвештә биш зонага бүләргә була: продуктлар сак­лый торган җир, кухня кирәк-ярак­лары, савыт-саба юу зонасы, ризык әзерләү урыны (эш зонасы) һәм плитә куелган зона.

Столешница хуҗабикәнең буена туры килергә тиеш. Моны чамалар өчен, туры итеп басыгыз һәм терсәгегезне бөгегез. Идәннән терсәккә кадәрге араны исәпләгез һәм шуннан 10-15 см ны алыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading