16+

Кукуруз аша, инсульт булмас

Кукуруз А, С, РР, Е, D, К, В төркеме витаминнарына бай.

Кукуруз аша, инсульт булмас

Кукуруз А, С, РР, Е, D, К, В төркеме витаминнарына бай.

Чәкәнендә шулай минераль матдәләр калия, кальций, фосфор, тимер һәм магний тозлары, никель, бакыр кебек микроэлементлар да бар. Кукуруз аксымында триптофан һәм лизин дигән алыштыргысыз аминокислоталар барлыгы билгеле.

100 гр чи кукурузда – 2,5 гр клетчатка бар, шуңа да ул ашказаны-эчәклек тракты авыруларыннан файдалы. Эч катканда да булыша.
Кукурузны даими ашау инсульт булу, шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын киметә, чөнки организмга клетчатка, азык җепселләре, калий, магний, фосфор, Е витамины кереп тора. Аңардагы В төркеме витаминнары үзәк нерв системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
Консервланган кукуруз бөтен туклыклы матдәләрне дә саклый ала икән.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading