16+

Кукуруз таякчыкларыннан чәкчәк ясау ЫСУЛЫ

Мин бу тәмле чәкчәкне атнага бер ясап алам, ни өчен дигәндә, үзем бик яратам.

Кукуруз таякчыкларыннан чәкчәк ясау ЫСУЛЫ

Мин бу тәмле чәкчәкне атнага бер ясап алам, ни өчен дигәндә, үзем бик яратам.

Безгә кирәк булачак: 500 гр ирис («Кис-кис»), 200 гр ак май, 150 гр кукуруз таякчыклары.
Ак майны эретәбез, ул эреп бетүгә, ирис конфетларын салабыз. Җайлы дәү савытка кукуруз таякчыкларын тутырабыз, өстенә эретелгән катнашманы агызабыз. Кайнар килеш, зур кашык белән җайлап кына болгатып, тәлинкәләргә өябез. Катырак басып, бу эшне бик тиз эшләргә кирәк, чөнки катнашма бик тиз ката.

Бер сәгать ял иттерәбез дә, матур итеп кисеп, табынга бирәбез.

Лариса Шәвәлиева, Әтнә

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading