16+

Кукурузны ничек дөрес пешерергә?

Кукурузны салкынча суда тотып торасыз, әмма бу мәҗбүри түгел. Пешү вакыты кукурузның ничек өлгергән булуына бәйле.

Кукурузны ничек дөрес пешерергә?

Кукурузны салкынча суда тотып торасыз, әмма бу мәҗбүри түгел. Пешү вакыты кукурузның ничек өлгергән булуына бәйле.

Яшь кукурузны 30 минут пешерергә кирәк. Ә инде өлгереп катылана башлаганын берничә сәгать пешерәсе була. Бу очракта аны, пешерер алдыннан, су белән сөт катнашмасында (1:1 исәбендә) тотарга мөмкин. Кукурузларны калын стеналы кәстрүлдә кайнап торган суга салып пешерегез, алар бертөрле зурлыкта булсын. Тәмле булып пешсен өчен, бераз гына шикәр комы һәм сыер мае салыгыз. Ә менә тоз салырга кирәкми, югыйсә кукуруз бөртекләре каты булачак. Тозны пешеп чыгарга биш минут кала гына салыгыз яки ашар алдыннан сибә аласыз. Кукурузны газ мичендә дә пешереп була. Угычта уылган сарымсак, ваклап туралган базилик, тоз, борыч һәм сыер маен бергә кушып, шул массаны кукурузга ышкыгыз. Башта пергаментка, аннары икенче кат фольгага төреп, бер сәгать газ мичендә пешерегез. Ашар алдыннан гына тоз сибегез.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading