16+

КУЛЛАРЫҢДА КЫНА БИЗӘК...

Мехенди сәнгате безгә Һиндстаннан килгән. Бу илдә «Кына төне» бәйрәме дә бар. Булачак киленнең бер ягына үз әнисе, икенче ягына булачак каенанасы утыралар да яшь киленне бизәргә тотыналар. Рәсем ясау 10ар сәгатькә сузыла. Рәсемнәр никадәр катлаулырак чыкса, яшьләрнең тормышлары да шулкадәр бәхетле булачак дип фаразлана. Әле җитмәсә кияү кәләшенең тәненә...

КУЛЛАРЫҢДА КЫНА БИЗӘК...

Мехенди сәнгате безгә Һиндстаннан килгән. Бу илдә «Кына төне» бәйрәме дә бар. Булачак киленнең бер ягына үз әнисе, икенче ягына булачак каенанасы утыралар да яшь киленне бизәргә тотыналар. Рәсем ясау 10ар сәгатькә сузыла. Рәсемнәр никадәр катлаулырак чыкса, яшьләрнең тормышлары да шулкадәр бәхетле булачак дип фаразлана. Әле җитмәсә кияү кәләшенең тәненә...

Кына белән тәнгә сурәт төшерү серләренә Валерия Шадчина эштән кыскартылганнан соң, үзлегеннән өйрәнгән. Бу эшнең бар нечкәлекләрен белгән ике остадан осталык дәресләре дә алганнан соң, кынаның файдалы үзлекләре турында бик озак сөйли ала ул хәзер.
«Интернетта кына белән рәсем төшерү турындагы язмага юлыктым. Шуннан өйрәнеп тотындым бу эшкә. Баштарак бөтен аш бүлмәсенең обойлары җирән төскә манчылып бетте минем. Буяуны үзем ясыйм, аны кечкенә полиэтилен капларга тутырам дигәндәй... Ә туганнар - ирем, апам, әни тәҗрибә куяннарым иде. Дөресен әйтергә кирәк, баштарак бик начар барды минем эшләр. Аннары Германиядән килгән Юлия Сурбада, Новосибирскидан килгән Евгения Жуковскаяда мастер-класслар узып, бу эшнең кайбер нечкәлекләрен өйрәнгәннән соң гына җайга төштем. Никахка өч мөселман кызын да бизәдем инде. Аларның икесе сурәтләрне кулларына төшертсә, берсе калак сөякләренә һәм корсагына ясатты. Ә гадәти ачык күлмәк киелә торган туйларга әлегә ясатканнары юк, - ди Валерия. - Бер кыз туган көн кичәсен Һиндстан стилендә уздырды. Аның кулларын терсәккә кадәр бизәргә туры килде. Мөселман кызлары бу гөнаһ түгел, кына табигый нәрсә, тәһарәтне бозмый, диләр. Берсе никахына кына белән рәсем төшертергә теләве турында туганнарына әйткәч, әбисе аңа: «Яшь чакта без үзебез дә ясый идек аны», - дигән».
Казанда табигый кынаны сатып алырга мөмкин булган җирләр, кызганычка, бик аз. Нигездә, алар Һиндстан товарлары сатыла торган кибетләрдә, күргәзмәләрдә була икән. Дөрес, кынаның буяу кушылган аналоглары бар, әмма алар тиешле нәтиҗәне бирми, тиз юылалар. Уч төбенә ясалган рәсемнәр тиз юыладыр инде дип уйлаучылар ялгыша. Дөреслектә нәкъ менә уч төбендәге рәсем озак саклана икән. Тире никадәр калын булса, рәсем дә шулкадәр озак тора. Ак тәнле кешеләргә ясалган рәсемнең тонык булачагын да белеп торыгыз. Ә каракучкыл тәнгә ясалганы - иң матуры.
Валериянең дус кызы ире белән Һиндстанга баргач, бер гаҗәп хәлнең шаһиты булган. Индусларны без каракучкыл тәнле, кара чәчлеләр дип беләбез бит инде. Ә алар анда җирән чәчлеләрне генә күргәннәр. Бу хәлгә гаҗәпләнеп, дусларыннан сорагач, тегеләре: «Индуслар чәчләрен кынага буйыйлар. Чөнки ул ультрашәмәхә нурлардан саклый», - дип аңлатканнар. Чәчне, шул исәптән башны кызудан саклый икән ул. Табигый кынаны уып яраларга сибәләр икән монда, шулай иткәч, яра тиз йомыла ди. Кынаның аякта була торган гөмбәчекләрне дәвалау үзлеге дә бар икән.
Кына белән сурәт ясау Валериянең хоббие. Бу эшкә өйрәнергә теләгәннәргә ярдәмгә килергә һәрчак әзер ул. «Миннән булмый» дигән нәрсәне онытыгыз, бу бар кешенең дә кулыннан килә торган эш. Бары тик иренмичә шөгыльләнергә, осталыкны чарларга гына кирәк», - ди кыз. Рәсем төшертергә җыенучылар шунысын да исләрендә тотсыннар - җәйге эсседә ясалган рәсем 6 сәгать кипсә, башка вакытларда ул тиешенчә кипсен өчен 8 сәгать вакыт кирәк. Димәк, сезгә шушы вакыт аралыгында бернәрсә дә эшләмичә утырып торырга туры килә. Кипкәннән соң да кына 24 сәгать дәвамында тирегә сеңүен дәвам итә әле. Менә шунда сурәтнең иң матур чагы җитә. Берничә көн ачык күренеп торгач, сурәт әкренләп тоныклана башлый.
Лавсония (кына) эссе климатлы илләрдә куак булып үсә. Кына белән ясалган сурәтләр дә эссе вакытны яраталар. Аларны ышкып юмаска һәм савыт-саба чистарта торган химияне мөмкин кадәр чикләргә кирәк. Кулны суга тыгар алдыннан рәсемгә зәйтүн мае сөртү яхшы.
Сөйләшеп утыру барышында Валериядән мастер-классның бер өлешен алдым дисәм дә буладыр. Хәзер мин мехенди турында бераз булса да беләм, сурәт төшерә торган, лимон, шикәр комы кушып изелгән пастаны күргәнем һәм паста тутырылган капны тотып караганым да бар. Шулай да рәсем ясарга батырчылык итмәдем, Валериянең үз кулына үзе чәчәк төшергәнен генә карап тору белән чикләндем бу юлы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading