16+

Кулларыңнан куан

Безнең газета укучыларыбыз кул эшләренә бик оста. Аларның үз куллары белән тудырган могҗизаларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кулларыңнан куан

Безнең газета укучыларыбыз кул эшләренә бик оста. Аларның үз куллары белән тудырган могҗизаларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Балтач районының Куныр авылында яшәүче Гүзәлия Васыйлова чәйдән яки печеньедан калган калай савытларга, искергән шкатулкаларга, көзгеләргә, фоторамкаларга, альбомнарга һәм башка шуның ише әйберләргә икенче гомер бирә.
Аларны калдык-постык тукымалардан ясалган төрле чәчәкләр беркетелгән тукыма белән тышлап куя. Әйтик, рәсемдәге шкатулканы печеньедан бушаган калай савыт дип кем генә әйтә алыр икән.
Гөл чүлмәген дә буяудан калган савыт дип әйтмәссең. Фантазияң булганда һәм кулың ятып торганда, гади генә буяу савытына да җан өрергә мөмкин икән бит. Ә аңа Гүзәлия апа метрлап сатыла һәм ябыштырыла торган обойдан үзенчәлекле итеп бизәк кисеп алып ябыштырган.
*
Кама Тамагы районы Олы Кариле авылының «Кыңгырау» балалар бакчасында да кул эшләренә зур урын бирелә. Бакча мөдире Галина Хикмәтуллина җитәкчелегендәге тәрбиячеләр коллективы балаларны кечкенәдән үк матурлыкны күрергә өйрәтә.


Аларның әйтүенчә, кул эше белән шөгыльләнү балаларда вак моториканы үстерергә, игътибарлылыкны арттырырга, фантазияне һәм зәвыкны баетырга, баланың иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә.
Тәрбиячеләре Гөлсем Димиева белән Альбина Әхмәтова ярдәмендә балалар курчакларга күлмәкләр тегеп-бәйләп кидерә. Көзге яфраклардан аппликацияләр, кәгазьдән, камырдан, балчыктан һәм ташландык материаллардан төрле нәрсәләр ясап карыйлар.
Тәрбияче апалары әлеге эшкә балаларның әти-әниләрен дә җәлеп итә.
Кулдан эшләнгән әйберләрдән алар ярминкә оештырып, аннан кергән акчага сабыйлар өчен яңа уенчыклар алалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading