16+

Күсене куркыта, кешегә “тими”

Көз һәм кыш айларында, ризык табу кыенлашканга һәм салкыннар булу сәбәпле, кимерүчеләр кешеләр яши торган урыннарда ешрак очрый башлый.

Күсене куркыта, кешегә “тими”

Көз һәм кыш айларында, ризык табу кыенлашканга һәм салкыннар булу сәбәпле, кимерүчеләр кешеләр яши торган урыннарда ешрак очрый башлый.

Бакча йортларына гына түгел, хәтта ел әйләнәсе кеше яши торган урыннарда да күсе, тычканнар курыкмыйча йөри хәзер. 

Белгечләр кимерүчеләргә каршы көрәшүнең төрле ысулларын тәкъдим итә.  Мисал өчен, ультра тавышлы һәм тавышлы куркыту чаралары. Ул тавышларны күселәр, тычканнар гына ишетергә сәләтле. Ягъни кешегә андый җиһазлар тәэсир итмәячәк. Ә менә кимерүчеләр андый тавышны даими тыңлап йөргәннән соң, ул урыннан качарга омтыла. Мондый приборларның бер тискәре ягы бар: аның тавышы диварлар аша үтеп чыга алмый. Әгәр дә йорт берничә бүлмәле һәм бүлмәләр зур җиһазлар белән тулган икән, ультратавыш “йотылырга” мөмкин. Әмма мондый җиһаз базларга куяр өчен менә дигән!

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, читлектәге тычканнарга ультратавыш тәэсир итә башлаганнан соң, алар бер почмактан икенчесенә йөгерә башлый. Бу алар өчен зур стресс. Андый вакытта кимерүчеләр хәтта ризыкларын ташлап качарга да әзер.

Әмма мондый тавышлар кешегә зыян салмый диярлек. Чөнки кеше аларны ишетми. Әмма кайбер сыйфатсыз җиһазлар кешедә баш авыртулары китереп чыгаруы бар. Шуңа да сатып алыр алдыннан башка кешеләрнең тәкъдим-фикерләрен укырга, ә куллана башлаганнан соң үзегезнең һәм гаиләдәге кешеләрнең хәлен күзәтү киңәш ителә.

Эт, мәче, кенәри кебек йорт хайваннарына да ультра тавышлар тәэсир ясамаячак. Алар да, кеше кебек үк, ул тавышларны ишетергә сәләтле түгел. Ә менә өйдә декоратив күселәр, әрлән һ.б. декоратив кимерүчеләр бар икән, аларда стресс башланачак һәм аларның авырып китүләре дә бар.

Күп бүлмәле йортлар, фатирлар өчен электромагнитлы җиһаз кулланырга мөмкин. Алар диварлар аша үтеп чыгарга сәләтле импульслар хасил итә. Мондый импульслар күселәр, тычканнарның нерв системасына йогынты ясый. Алар әлеге урыннан тизрәк качу ягын карый. Электромагнитлы җиһазларны хәтта зур складлар өчен дә кулланырга мөмкин. Иң мөһиме чыбыклар бүлмәнең барлык диварлары буйлап сузылган булырга тиеш. Һичьюгы, иң озын дивар буенча булса да. Юкса, җиһаз нәтиҗә бирмәячәк.

Сүз уңаеннан, электромагнит һәм ультратавышлы җиһазларның комбинацияләнгән вариантлары да бар. Аларны зур биналарда да, күп бүлмәле йортларда да кулланырга була.

Тик шуны онытмаска кирәк: кимерүчеләрне куркыта торган җиһаз куюга, бер-ике сәгатьтән алар юкка чыгалар дип әйтеп булмый. Моның өчен 1-2 атна үтәргә кирәк. Әгәр бүлмәдә кимерүчеләр иркенләп килеп ашап китә ала торган ризык бар икән, ул чагында да җиһазның нәтиҗәсе булмаска мөмкин. Шуңа да ризыкларны, сыеклыкларны, чүп савытын ачык тотмаска. Ризык өчен кимерүчеләр теләсә нинди уңайсызлыкларга да түзәргә әзер.

Ультратавышлы җиһазларны сайлаганда, тавыш диапазонына игътибар итәргә онытмагыз. Ул киң булырга тиеш. Шулай ук ешлыкларны алмаштырырга мөмкин булган җиһазны сайлау яхшырак. Чөнки күселәрне куркыта торган ешлыклар тычканнарга бөтенләй дә тәэсир итмәве бар. Шуңа ешлыкларны алмаштыргалап тотырга кирәк.

Электромагнитлы җиһазны 1 метрдан да биегрәк урынга урнаштырырга. Аның янында йорт җиһазлары, дивар булмасын. Югыйсә тавыш дулкыннары “йотылачак” һәм кимерүчеләргә барып җитмәячәк. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading