16+

Кычытканнан компот ясый беләсеңме?

Кычытканнан ясалган компот та, салат та тәмле була, диләр. Ә мөһиме, файдалы!

Кычытканнан компот ясый беләсеңме?

Кычытканнан ясалган компот та, салат та тәмле була, диләр. Ә мөһиме, файдалы!

Язгы кычытканның файдалы үзенчәлекләре турында барыбыз да белә. Аны җыеп киптерергә дә, суыткычка куеп катырырга да, ашын пешерергә дә була. Бүген сезгә кычытканнан бик тәмле компот рецепты тәкъдим итәбез. 
Кирәк булачак:
500 грамм алма яки груша
2 стакан шикәр комы
3 стакан су
1/4 чәй кашыгы лимон кислотасы
2 аш кашыгы туралган кычыткан..
Әзерләү:
Чистартылган алма яки грушага 1-2 стакан су салырга. Лимон кислотасын, шикәр комын өстәп, кайнатып чыгарырга. Аннары туралган кычытканны салырга да суытырга. 
Алма яки груша кабыгын 1 стакан су салып шулай ук кайнатып чыгарырга да сөзеп, компотка кушарга. 
Витаминлы эчемлек әзер!

Кычытканнан салат
Салат ясап ашаганда, кычыткан үзенең файдалы үзлекләрен тулысынча саклый. Витаминлы язгы салат ясау өчен, яшь кычыткан, яшел суган, укроп, петрушка, үсемлек мае, лимон согы, тоз һәм борыч кирәк булачак. 
Кычытканны кайнар су белән юып алырга да, башка яшел үләннәр белән турарга. Май, лимон согы, тоз, борыч салып болгатырга. Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X