16+

«КЫЗ» карбыз эзләп аптырама

Карбыз сезоны чынлап торып август ахыры-сентябрь башларында гына ачыла, дисәләр дә, базардагы халык хәзердән үк күпләп карбыз ала. Анда карбызның килограммы 15 сумга сатылса, кавынныкы шактый кыйммәт - 50 сум. Кавын бик сирәк сатыла, ә менә карбызны халык үз итә, көненә бер тонна карбыз сатам, ди базарда җылы як күчтәнәче...

«КЫЗ» карбыз эзләп аптырама

Карбыз сезоны чынлап торып август ахыры-сентябрь башларында гына ачыла, дисәләр дә, базардагы халык хәзердән үк күпләп карбыз ала. Анда карбызның килограммы 15 сумга сатылса, кавынныкы шактый кыйммәт - 50 сум. Кавын бик сирәк сатыла, ә менә карбызны халык үз итә, көненә бер тонна карбыз сатам, ди базарда җылы як күчтәнәче...

- Карбызыгыз кайсы якныкы соң? - дип кызыксынам Мурманнан.
- Әстерханныкы, - ди бу.
- Әстерхан карбызларына иртәрәк түгелме соң әле?
- Иртә түгел, ике атналап сатам инде. Әлегә кадәр парникта үстерелгәннәрен саттым. Алар тәме буенча азрак калыша. Нитраты да күбрәк була.
- Карбыз тагын кайдан китерелә?
- Үзбәкстаннан. Волгоградтан да кайтарыла, анысына бераз иртәрәк әле.
- Ә иң тәмлесе кайсыныкы?
- Әлбәттә, Әстерханныкы. Алар баллы да, эре дә.
- Иң тәмле карбызны ничек аерырга соң?
- Карбызга суккалап карарга кирәк, әгәр яңгыраса, курыкмыйча сайларга була. Кайберәүләр карбызның койрыгын тикшерә. Имеш, яшел булса, ул начар. Койрыгы яшькелт булу ул яңа кайтарылган җимеш икәнлеген күрсәтә. Аннан алда кайтарылганының койрыгы кипкән, сары төстә була. Тәме буенча алар аерылмый. Берәүләр карбызның төсен дә тикшергән була. Аны азапланып тикшерергә дә кирәкми. Суккалап карыйсың да бетте-китте.
- Халык арасында «кыз» карбыз «малай» карбызга караганда баллырак була дигән ышаныч та бар.
- Тәме буенча бер үк. Кыяфәтләре белән генә аерыла алар. «Кыз» карбызның төбе яссырак, табы исә зур. Ә «малай» карбызларның төбе кабарынкы, табы бер кечкенә ноктага җыелган була. «Кыз» карбызлар гомумән дә сирәк очрый. Шуның өчен аны тәмлерәк дип уйлыйлардыр инде. Хәер, сатып алырга теләүчеләр андыен сорап аптыратмый.
Карбыз сайлаганда шунысына да игътибар иттем: күпме генә кисәтсәләр дә, сатучылар карбызны ике яки дүрт өлешкә бүлеп сата. «Роспотребнадзор»ның Татарстандагы идарәсе белгечләре исә карбызның өлешләргә бүленгәннәрен сатып алмаска куша. Аның өлгергәнлеген белү өчен кисеп тә карарга кирәкми. Сатучының пычагы чиста булуы икеле.
Аларның әйтүенчә, карбызның базарда сатыла торганнары тикшерү уза. Аларны алырга мөмкин. Әгәр дә шикләнсәгез, сатучылардан сыйфат сертификатын таләп итә аласыз. Ә менә автомобиль юллары буенда сатыла торган карбызны алырга ярамый. Мондый урыннарга сертификация үтмәгән сыйфатсыз җимешләр эләгә.
***
Карбыздан лимонад
Ун порциягә: 1/2 стакан шикәр комы, 800 гр карбыз, 3,5 стакан су, 1/2 стакан лимон согы, боз
Суга шикәр комы салып кайнатыгыз һәм суынырга куегыз. Кабыгыннан һәм төшләреннән чистартылган карбызны блендерга салып изегез. Шикәрле сиропка өч стакан салкын су һәм лимон согын салып яхшылап болгатыгыз. Стаканнарга боз, карбыз согын һәм лимонлы-шикәрле сокны салып эчегез.
***
Карбызның ватаны - Көньяк Африка. Россиядә аны XVII гасыр ахырына кадәр чит илдән кайтарганнар. Ул вакытта карбызны озаклап суда тотканнан соң борыч һәм башка ачы тәмләткечләр белән кушып пешергәннәр. Карбызның атамасы «харбюз» сүзеннән килеп чыккан. Харбюз зур кыяр дигәнне аңлата.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading