16+

Кыр наратбашын җыеп калыгыз. Тешләрне ныгыта

Бик күп үләннәрне җыяр чак җитте, дуслар.  Шуларның берсе – кыр наратбашы. Аны августка хәтле җыя аласыз. 

Кыр наратбашын җыеп калыгыз. Тешләрне ныгыта

Бик күп үләннәрне җыяр чак җитте, дуслар.  Шуларның берсе – кыр наратбашы. Аны августка хәтле җыя аласыз. 

Тешләрегезгә салкын яисә кайнар йөгерәме? 
Җәй буена кыр наратбашын төнәтеп эчсәгез, тешләрегезнең артык сизгерлеге кимиячәк, кан тамырлары чистарып, ныгаячак, атеросклероз куркынычы чигенәчәк, сөякләр кальцийны үзләштерәчәк, остеопороз янамаячак. 

Нәтиҗәсен иң беренче тешләрегездә сизәчәксез. 
1 ботак үләнне 1 стакан суга төнәтеп, көнгә бер тапкыр 1 ай эчәргә. 7-8 яшьлек балаларга да эчертергә ярый. Олы кешеләргә, 1 ай эчкәч, 10 көн тәнәфес ясарга һәм тагын 1 ай эчәргә. 
Кышкылыкка әзерләп кую өчен күләгә һәм җил уйнап торган түбә астында яки чормада шытырдаганчы киптерергә.

Рушания Минсәгыйрова 
Спас, Болгар

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading