16+

“Кырмыска оясы” торты рецепты

"Кырмыска оясы" - иң яратып пешергән тәмлүшкәләремнең берсе. Кем ничектер, мин аның камырына йомырка салмыйм. Шуңадырмы, ул бик йомшак килеп чыга. Рецептын язып алып пешереп карагыз әле. Бәлки, минем рецепт сезгә дә ошап китәр?!

“Кырмыска оясы” торты рецепты

"Кырмыска оясы" - иң яратып пешергән тәмлүшкәләремнең берсе. Кем ничектер, мин аның камырына йомырка салмыйм. Шуңадырмы, ул бик йомшак килеп чыга. Рецептын язып алып пешереп карагыз әле. Бәлки, минем рецепт сезгә дә ошап китәр?!

Башта 1 пачка ак майны эретергә куям. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы шикәр комы салам. Әкрен генә болгата-болгата шикәр комын эретеп бетерәм. Шикәр комы юулган май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак ( кибетнекен) салам, аннары онга 2 бал кашыгы камыр йомшарткыч ( разрыхлитель) өстим дә каты гына итеп камыр басам. Шуннан аны туңдыргычка ял итәргә озатам. 1-2 сәгать ял иткәч, я иттарткыч аша, я кыргыч аша чыгарып, камырымны табага тезәм. Алдан җылынырга куелган духовкада 15-20 минут чамасы ( кызара башлаганчы) пешереп алам.
Кремын болай ясыйм: бер банка кайнатылган, куертылган сөткә (вареная сгущенка) 1 пачкадан чак кына азрак йомшарган ак май салып туглыйм. Искәрмә: май кушмасаң, торт корырак килеп чыга.

Аннары вакланган печеньеләрне кремы белән бутап, тыгызламыйча гына тәлинкәгә өям һәм өстенә мәк сибәм. Бу ризыкның өстен эретелгән шоколад белән бизәгәннәрен дә дә күргән бар. Минем үземә мәк белән бизәлгәне ошый, шуңадырмы, шоколад белән эксперимент ясап караганым юк.

Венера МӘҖИТОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading