16+

Кырым пәхләвәсе ясау ЫСУЛЫ

Бик тәмле була, пешереп карагыз әле.

Бик тәмле була, пешереп карагыз әле.

Камыр өчен:
500 гр он
250 мл сөт
50 гр кибет каймагы
70 гр ак май
1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч
бер чеметем тоз.

Майны эретеп сөткә салабыз, кибет каймагын кушып яхшылап болгатабыз. Онга камыр көпшәкләндергечне салып бутыйбыз да, онны аз-азлап салып, камыр басабыз. Әзер камырны 15-20 минут ял иттерәбез. Камырны 4 яки 5 кисәккә бүләбез (җәйгәндә җиңел булсын өчен).

Кунага бераз он сибеп, камырны бик юка итеп җәябез (камыр никадәр юка булса, шуның кадәр әйбәт). Төргәндә ябышмасыннар өчен, җәемнәрнең бераз җилләгәнен көтәргә кирәк (10-15 минут).
Җәемне рулет кебек итеп 4 см тирәсе төрәбез. 7-8 кат була. Рулетны авыш итеп 2шәр сантиметрлы калынлыкта кисеп чыгабыз.
Һәрбер кисәкне матур итеп ачып, кайнар майда кош теле пешергән кебек пешерәбез.

Сироп өчен:

250 гр шикәр комы
200 мл су
2-3 аш кашыгы бал.
Суга шикәр комы салып, газга утыртабыз. Шикәр комы эреп беткәнче болгатабыз. Кайнап чыккач, уртача утта 5-7 минут тотабыз (бик еш болгатмаска). Газдан алгач кына балны салып болгатабыз.
Әзер пәхләвәләрне сиропка манып алып, тәлинкәгә яки подноска тезәбез.

Айзилә Рәхмәтуллина, Актаныш

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading