16+

Кышлыкка крыжовниктан джем

Ингредиентлар 14 порция өчен: крыжовник 700гр, шикәр комы 700гр һәм 5 аш кашыгы су алабыз.

Кышлыкка крыжовниктан джем

Ингредиентлар 14 порция өчен: крыжовник 700гр, шикәр комы 700гр һәм 5 аш кашыгы су алабыз.

Хәзерләнү вакыты: 40 минут.

Джем әзерләү өчен, бер үк күләмдә җиләк һәм шикәр алабыз. Моның өчен крыжовникны үлчибез. Шулай ук безгә бераз су кирәк булачак (стаканның өчтән бере). Яңа гына җыелган крыжовник алу кулайрак. Аның төсе әллә ни әһәмиятле түгел. Дөрес, кызылында витаминнар һәм файдалы матдәләр күбрәк. 

Җиләкләрне су астында яхшылап юабыз, җәеп киптерәбез. Шуннан соң калын төпле кәстрүлгә салабыз. Аның төбенә янып китмәсен өчен 5 аш кашыгы су (1/3 стакан) салабыз. Уртача утка куябыз. Крыжовник бик тиз арада согын чыгара. Җиләкләрне 10 минут чамасы йомшарганчы пешерәбез. Аннары кәстрүлне уттан алып, барлыкка килгән массаны блендер  ярдәмендә болгатабыз. Шуңа шикәр комы салабыз да яхшылап болгатабыз. Кәстрүлне янәдән утка куябыз. Уртача утта 15-20 минут эчендә джемны кайнатабыз. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнче, даими рәвештә агач яки силикон кашык белән болгатып торабыз.

Джем кайнаган арада банкалар әзерлибез. Аларны стерильләштерү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме, алар чиста һәм коры булырга тиеш. Дөрес, махсус металл боҗра ярдәмендә пар өстендә парландырып алу комачау итмәс. Капкачларны биш минут кайнатып алырга кирәк. Кайнар джемны банкаларга салабыз һәм шунда ук капкачлар белән ябабыз. Сөлге белән аларны каплап куябыз. 

Фото:http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading