Кыярны рассада юлы белән үстерәсе булсагыз, ачык туфракка чыгарып утыртырга ике атна кала чәчегез.
Орлыкны 9×9 яки 10×10 сантиметрлы торф чүлмәкләргә чәчү кулай, чөнки күчереп утыртканда, тамыр системасына зыян килмәячәк. Әлеге культура ачылыгы ягыннан нейтраль булган туфракны ярата. Кыярга торфлы катнашма туры килә: 3 өлеш торфка 1 өлеш перлит (яки пычкы чүбе), 0,5 өлеш тирес (аңа су кушыгыз). Кибеттән әзер торф катнашмасын да алырга була. Утыртыр алдыннан, торф чүлмәкләренә суны яхшылап сибегез. Ул дымлы туфракка сеңәргә тиеш. Берничә көн су сипми торсагыз да була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар