Парландырган банкалар төбенә укроп, юылган кыяр салабыз.
Өстенә шаулап торган кайнаган су агызабыз. 15 минут тотабыз да суны түгәбез. Бу суны башка кулланмыйбыз. Аерым савытта тозлык кайнатабыз. 4 литр су 1 стакан шикәр комы (минем стакан 200 гарммлы), 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе, ярты стакан тоз салабыз.
Кыярлар өстенә тәмләткечләр, борыч, кәнәфер, хуш исле борыч салып, тозлык агызабыз да капкач белән ябып куябыз.
Мәрьям Миңнегулова
Комментарийлар