16+

Кыяр орлыгын әфлисун кабыгына утыртыгыз

Бакчачылар өчен күңелле чор башланды. Бу көннәрдә алар яңа бакча сезонын ачып җибәрде. Нинди сортларга өстенлек бирергә, үсентеләрне ничек тәрбияләргә? Нинди хаталар җибәрмәскә? Бакчачы-блогер Елена Кузнецова безгә үзенең киңәшләрен бирә.

Кыяр орлыгын әфлисун кабыгына утыртыгыз

Бакчачылар өчен күңелле чор башланды. Бу көннәрдә алар яңа бакча сезонын ачып җибәрде. Нинди сортларга өстенлек бирергә, үсентеләрне ничек тәрбияләргә? Нинди хаталар җибәрмәскә? Бакчачы-блогер Елена Кузнецова безгә үзенең киңәшләрен бирә.

Нинди сортлар утыртырга?
Моны һәр бакчачы үзе хәл итә. Үзем һәрвакыт төрле сортларны сынап карыйм. Тәме, уңыш бирүчәнлеге һәм никадәр зур булуына карап, көздән сайлап алам да язга утыртам. Сатып алганда исә маркировкасына игътибар итәм: F1 гибридмы, әллә сортмы! Гибридлар көчлерәк, һава торышына һәм авыруларга чыдамрак, уңыш бирүчәнлеге дә югары. Әмма аларның орлыкларын язга утыртырга алып калып булмый, чөнки уңышы шундый ук булыр дип әйтеп булмый. Гибридлар баштагы үзлекләрен югалта. Сортлы орлыкларны алып калып була. Алар үзгәрми, берничә ел рәттән утырта аласың. 

Гибрид яки сорт булуы орлыкның кабында язылган
Кайбер орлыклар гади ак кәгазь капта була, төсле шома каптагыларга караганда күпкә арзанрак та торалар. Әмма бу – сыйфаты начар дигән сүз түгел. Акчаны янга калдырасыгыз килсә, гадиләрен алыгыз. 

Сатуда төсле (кызыл, яшел, әфлисун төсендә) орлыклар да очрый. Алар гадиләренә караганда кыйм­мәтрәк, чөнки химия яки махсус состав белән эшкәртелгәннәр. Алар авырулардан саклый, орлык­лар 100 процент тишелеп чыгуны гарантияли. Үзем аларны сатып алмыйм.  

Орлыкларны нинди контейнерга чәчәргә? Очсыз вариантлар
Сок яки сөттән калган тетра-пак яки иттән бушаган пластик савытларга чәчәм. Моны экологияне сак­лау максатыннан да эшлим. Тет­ра-пакның бер ягын кисеп алам да горизонталь яссылыкта куям. 

Пластик стаканнар да уңайлы. 

Йомырка кабыгын да эшкә җигәргә була. Аңарга кыяр, баклажан, кабак, кавын, ташкабак орлыгын чәчә аласыз. Бигрәк тә кыяр өчен җайлы. Бу ысулны грунтка чыгарып утыртырга 15-20 көн кала чәчелә торган орлыклар өчен кулланырга киңәш итәм. Шуны да истә тотыгыз: йомырка кабыгы бөтен культура өчен дә туры килми. 

Чәй пакетларын да кулланам. Пакетның җебен һәм өске өлешен кисеп алыгыз да туфрак өстәгез һәм бер-ике орлык салыгыз. Чәй түбе торфлы таблетканы алыштыра. 

Әкәм-төкәм ысулы белән үстерү дә популяр. Моның өчен ламинат астына салып калдырыла торган подложка (төзелеш материаллары сатыла торган кибетләрдә рулонлап сатыла) яки полиэтилен пакет кулланыла. Бигрәк тә аңарда борыч, томат, баклажан, ташкабак, кәбестә, чәчәк яхшы үсә. Подложкадан тасмалар кисеп алабыз да туфрак җәябез. Орлык сибеп, әкәм-төкәм итеп төрәбез. Туфраксыз да үстереп була бу ысул белән. Моның өчен подложка өстенә берничә катлы бәдрәф кәгазен җәясе була. Аңа пульверизатор белән су сиптереп алабыз. Орлыкны подложкадан 1 см ераклыкта чәчәбез. Орлыклар арасы 2 см булырга тиеш. Әкәм-төкәм итеп төрәбез дә үзеннән зуррак савытка утыр­тып куябыз. Целлофан пакетка да ярый. Орлык­лы ягы өскә карап торырга тиеш. Контейнер төбенә су салабыз. Орлык тишелеп чыкканчы, пленка яки капкач белән каплыйбыз. Вакыт-вакыт җилләтеп алабыз. 

Әфлисун согы яратучылар орлыкны цитруслы стаканнарга чәчә ала. Әфлисунны икегә бүлеп, кабыгына грунт тутырып, бер-ике орлык төртеп куегыз. Соңыннан аны ачык грунтка да шул килеш чыгарып утыртып була. Әмма туфракка аны әчетә торган материал яки доломит оны кушыгыз. Бу әче туфракка мохтаҗ үсентеләр өчен кирәк. Әфлисун кабыгындагы ис корткычларны да куркытачак. Әлеге ысул соңыннан күчереп утыртыласы культуралар яки тишелеп чыгуга ук утыртып була торган, әйтик, кыяр, ташкабак өчен уңайлы. 

Нәрсәне истә тотарга?
Орлык чәчәсе туфрак йомшак һәм һава үткәрүчән булырга тиеш. Моның өчен грунтка шуның кадәр үк күләмдә перлит кушыгыз. Әлеге ак төстәге гранулалар туфракны кислород белән баета, дымны тотарга булыша, артык дымны үзенә сеңдерә һәм акрынлап аны туфракка бирә. 

Үсенте өчен гадәти универсаль грунт сайлагыз. Бүлмә гөлләре өчен булганы да ярый.  

Орлыкларны үз вакытында чәчегез. Иртә булса, ул сузылып үсеп китә, егыла башлый. Соң булса, уңышны да соңрак аласыз. Орлык тышлыкларына җитештерүчеләр аларны утырту вакытын язып куя. Шуны истә тотыгыз. 

Орлыкны артык тирән күммәгез. Аларның күбесенә тишелеп чыгу өчен яктылык кирәк, шуңа өсләренә туфракны бөтенләй сибәсе түгел. Бигрәк тә  петуния, глоксиния, бегония, лобелия, примула кебек чәчәкләр яктылыкка мохтаҗ. Орлыклары да бик кечкенә булганлыктан, грунтка батырсак, тишелеп чыкмаячаклар. Аларны бары тик туфракка сибәргә кирәк яки ком белән бергә кушып сибегез. Контейнер өстен үтә күренмәле пленка яки пыяла белән кап­лагыз. Тәрәзә төбенә кояш җитәрлек төшмәсә, өстәмә ут белән яктыр­тыгыз. Әмма кояш нурларыннан да сакларга тырышыгыз. Тәрәзәгездә юка ак пәрдә булсын яки пергамент куегыз. 
Орлыкларны бик еш чәчмәгез. Алар бер-берсенә үсәргә комачау­лый. 

Туфрак артык дымлы булса, үсентеләрнең тамыры чери, авыру барлыкка килә. Туфрак коры булса, үсенте сузылып үсә, дым җитмәгәнгә, туфрактан туклану алмый. 

Үсентеләр өчен уңайлы температура – +18 +20 градус.

Яктылык җитсен һәм тигез булсын өчен, тәрәзә төбендәге контейнерларны көн дә әйләндереп торам. 

Бакчада химик ашламалар кулланмыйм. Алар урынына көл, тавык тизәге, йомырка кабыгы, чыршы энәләре һәм башкаларны файдаланам. Үсенте утыртыласы чокыр төбенә вакланган йомырка кабыгын салып калдырам. Көз көне чыршы астында калын катлам булып яткан энәләрен алып салам. Буа ярларындагы җирне (сапропель) кулланам, ул бигрәк тә уңдырышлы. 

Нинди культуралар «күрше» була алмый?
Бәрәңге помидор, кыяр, кавын, ташкабак, шалкан белән дус түгел.

Помидор янында чәчәк кәбестә, кыяр, кинза булганда начар үсә. 

Брокколи белән чәчәк кәбестәне кыяр, борыч, җиләк, помидор һәм ташкабак белән янәшә утыртмагыз.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X