16+

Кыярны ак ипи белән тозлау рецепты

Кыярны шул рәвешле тозлаганыгыз бармы әле? Әйтүләренә караганда, бик тәмле, аз тозлы кыяр була бу.

Кыярны шул рәвешле тозлаганыгыз бармы әле? Әйтүләренә караганда, бик тәмле, аз тозлы кыяр була бу.

1 кг кыяр
1 кисәк ак ипи
1 зур бәйләм укроп
4 тырнак сарымсак
3 аш кашыгы эре тоз
Кыярларны юып, ике башын кисеп алабыз да ике ягын аркылыга 1 см калынлыкта кисәбез. Укропны юабыз, сарымсакны чистартабыз. Укропның яртысын турамыйча гына өч литрлы банка төбенә салабыз. Банкага кыярларны вертикаль рәвештә тыгызлап тутырабыз. Алар арасына сарымсак һәм укроп куеп калдырабыз. Тозлык әзерлибез: суга тоз салып, өч минут кайнатабыз. 35 градуска кадәр суытабыз. Коры табада ипине кыздырып алабыз да марляга төреп, банкага кыярлар өстенә куябыз. Ул әчү процессын тизләтә һәм кыярларга тәм бирә. Содыннан тозлыкны агызабыз. Тукыма белән ябып, ике көнгә җылы урынга куябыз.
Бик тәмле, аз тозлы кыяр була бу.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading