Сырганактан компот 1 кг сырганакка 1,2 литр су, 1 кг шикәр комы
Юылган сырганакларны, кайнар стерильләштерелгән банкаларга өчтән бер өлеше тулырлык итеп тутырабыз да өстенә кайнар сироп агызабыз. Банкаларны кайнап торган сулы савытка утыртып, 10-15 минут тотабыз.
Миләш белән маринадланган кәбестә 1 кг кәбестә, 200 гр миләш. Маринад өчен 300 гр шикәр комы, 50 гр тоз, 200 гр алма серкәсе, 1 л су
Кәбестәне саламлап турыйбыз. Миләшне кайнар суда пешереп алабыз. Аннары аларны банкаларга тутырып, өстенә маринад агызабыз. Банкаларны кайнап торган сулы савытка утыртып кайнатабыз. Чия яфрагы белән керән дә салырга мөмкин.
Тутырылган кабак 1 кабак, 400 гр ит, ярты стакан дөге, 1 баш суган, ярты стакан шулпа яки су, үсемлек мае, тоз, борыч
Кабакны юып, башын капкачлап кисеп алып, эчендәге орлыгыннан чистартабыз. Аннары эчлек әзерлибез. Моның өчен итне шакмаклап, суганны ваклап турыйбыз да икесен бергә майда кыздырабыз. Аннары катнашмага яртылаш пешерелгән дөге, тоз, борыч кушып болгатабыз. Әзер катнашманы кабак эченә тутырып, бераз шулпа кушабыз. Капкачын ябып, майланган табага утыртабыз да газ мичендә ике-өч сәгать пешерәбез.
Кабак һәм яшелчәләрдән икра 1 кг кабак, 1 кг спаржалы фасоль, 1 кг помидор, 1 кг алма, 1 кг баллы борыч, 500 гр суган, 300 гр шикәр комы, 50 гр тоз, 50 гр 9 процентлы аш серкәсе
Яшелчәләрнең һәрберсен аерым-аерым иттарткыч аша чыгарабыз. Суганны вак итеп турыйбыз. Икра пешерәсе зур савытка суганны салып, ун минут пешерәбез. Аңа помидор, кабак, тоз һәм шикәр комы салып, кайнатабыз. Калган яшелчәләрне салып болгатабыз да уртача утта бер сәгать пешерәбез. Әзер икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Кабак белән миләштән кайнатма 1 кг кабак, 100-200 гр миләш, 1 кг шикәр комы, ярты стакан су, 1 бал кашыгы лимон кислотасы, ярты бал кашыгы имбир яки корица
Кабакны кабыгыннан чистартып, шакмаклап турыйбыз да шикәрле сиропка салабыз. Кайнап чыккач, ярты сәгать пешерәбез. Аннан кайнатмага миләш салып, тагын 15 минут пешерәбез. Аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
Миләштән мармелад 2 кг миләш, 1 кг шикәр комы, 300 мл су
Суыкта катырылган миләш өстенә кайнар су салып, 15 минут тотабыз. Аннары аны сөзеп изәбез, кайнатыласы савытка бушатып, өстенә су салабыз. Миләш йомшарганчы кайнатабыз. Уттан алып, иләк аша үткәрәбез. Шикәр комы кушып, тагын утка куябыз. Куерганчы пешерәбез. Соңыннан шикәр комы сибелгән пергаментка салып, азга гына газ миченә куябыз. Мичтән алгач, кисәкләргә бүләбез дә өстенә шикәр комы сибәбез.
Карбыздан кайнатма 1 кг карбыз кабыгы, 1,5 кг шикәр комы, 2 гр лимон кислотасы
Карбызның кабыгын әрчеп, кабык астындагы кызгылт-ак өлешен шакмаклап турыйбыз да кайнап торган суда ике минут пешереп алабыз. Ике стакан суга шикәр комы салып эретәбез. Шуның өстенә пешереп алган карбызны салабыз. Ул үтә күренмәле булганчы пешерәбез дә өстенә лимон кислотасын сибәбез.
Кабактан коймак 600 гр кабак, 2-3 аш кашыгы он, 2 күкәй, 50 гр үсемлек мае, пычак очында аш содасы, тәменчә тоз
Кабакны төшләреннән һәм кабыгыннан чистартып, вак угычта уабыз да сөзгечкә салып торабыз. Аннары аңа күкәй, аш содасы, тоз һәм он салып болгатабыз. Үсемлек мае салынган табада кыздырабыз.
Сырганактан кайнатма 1 кг сырганакка 1,2-1,5 литр су, 1,5 кг шикәр комы
Сироп әзерләп, аңа юылган һәм чистартылган сырганакны салабыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 10-15 минут кайнатабыз. Аннары әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, кайнап торган сулы савытка утыртабыз. Ярты литрлы банкаларны - 15, 1 литрлыларны 5-10 минутка озаграк тотабыз да капкач ябып, өстен аска каратып, суытырга куябыз.
Алма цукаты
Төшләре алынган алманы сигез-ун өлешкә бүләбез дә аларны кайнап торган суда ике минут пешереп алабыз. Аннары кайнап торган шикәрле сиропка салабыз (ярты литр суга 1 кг шикәр комы). Ун минут тоткач, сироптан сөзеп алып, иләккә бушатабыз. Соңыннан газ миченә куеп киптерәбез.
Баланнан тәмле дару
Баланны тәлгәше белән җыябыз да юып, әчесе бетсен өчен, төнгә суыткычка катырырга куябыз. Эмаль савытка бал салып, аны кырык градуска кадәр эретеп, баланны тәлгәше белән шуңа манабыз. Аннан шул ук баллы баланны талканда (толокно) әвәлибез дә яхшы җилләтелә торган урынга элеп яки газ миченә куеп киптерәбез. Әлеге баллы даруны эч йомшаганда, салкын тиюнең беренче билгеләре сизелгәндә кабып куярга яки кәнфит, йә кайнатма урынына чәй белән эчәргә мөмкин.
Комментарийлар