Шәһри Казан

Күзләр өчен ашыгыч ярдәм

Күзләр - кешенең алыштыргысыз сизү органы. Күз күрмәсә, без ирекле хәрәкәтләнә дә, укый да, эшли дә алмас идек. Шуңа да әлеге сизү органы безнең өчен бик кадерле. Сер түгел, компьютер заманында күзләребезгә шактый зур авырлык төшә. Экологик пычранулар да күзгә бермә-бер зыян ясый. Шуңа да һәр дүртенче кеше күзлеген салмый...

Реклама

Күзләр - кешенең алыштыргысыз сизү органы. Күз күрмәсә, без ирекле хәрәкәтләнә дә, укый да, эшли дә алмас идек. Шуңа да әлеге сизү органы безнең өчен бик кадерле. Сер түгел, компьютер заманында күзләребезгә шактый зур авырлык төшә. Экологик пычранулар да күзгә бермә-бер зыян ясый. Шуңа да һәр дүртенче кеше күзлеген салмый диярлек. Ләкин күзләрнең сәламәтлеген саклап калу мөмкинлеге дә бар. Без кечкенәдән күзләрнең иң яраткан ризыгы кишер икәнен беләбез. Кишер составындагы А витамины күзләр өчен бик файдалы. Әлеге витамин шулай ук бавырда, ак майда, күкәй һәм балык маенда күп очрый.
Чөгендер составында булган цинк күз күремен яхшырта. Туклану рационыгызга әлеге яшелчәдән булган ризыкларны күбрәк кертегез.
Әгәр сез спорт белән даими шөгыльләнәсез икән, йөгерү, бассейнда йөзү, велосипедта йөрүне дә онытмагыз. Бу спорт төрләре тән мускулларын гына түгел, күз мускулларын да ныгыта.
Көне-төне экран артында утырган кешенең күзләре кызара, ялкынсына, әчетә, күз күреме начарая, күзләр тиз арый башлый. Әлбәттә, компьютер алдында азрак утырыгыз дип киңәш бирү иң яхшысы булыр иде. Ә эшең компьютер белән бәйле булса, нишләргә? Компьютер аша текст укыганда ераклык 70 см дан да ким булмасын. Эш урынына тәрәзәдән яктылык төшсен.
Күзләр сәламәтлеге өчен берничә киңәш:
- Укыганда китапны 30-35 см ераклыкта тотарга кирәк;
- Күз төпләре кара янса, шешсә, артык калган кара чәйне марляга төреп, күз төпләренә 15 минутка тидереп торыгыз. Шулай ук, ромашка яки бөтнек суына тидерелгән мамыктан да күзләрегезгә компресс ясый аласыз;
- Әгәр күзләрегез арыса, вакыт-вакыт аларга салкын су сиптереп алыгыз. Бу үзенчә күзләр өчен массаж булыр;
Күз кабагы шешенсә, чи бәрәңгене угычтан уып, марляга төрегез дә 15-20 минутка күзегезгә куегыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: