16+

Күзләргә ял һәм витамин кирәк

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда халык арасында күзләренең күрү сәләте начараю тенденциясе күзәтелә. Һәм әлеге өлкәдә берәр нәрсә эшләнмәсә, алдагы 10 елдан халыкның 70 проценты начар күрә башлаячак.

Күзләргә ял һәм витамин кирәк

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда халык арасында күзләренең күрү сәләте начараю тенденциясе күзәтелә. Һәм әлеге өлкәдә берәр нәрсә эшләнмәсә, алдагы 10 елдан халыкның 70 проценты начар күрә башлаячак.

Соңгы саннар буенча, дөньяда 300 млн кеше начар күрә һәм аларның 19 миллионы балалар, ә 40 млн кеше исә бөтенләй дә күрми. Россия буенча статистика тагын да начаррак: илнең һәр икенче кешесендә күзләренең күрү сәләте начараю күзәтелә, шул исәптән балаларда да. Беренче сыйныфка баручы балаларның 5 проценты инде ерактан күрми. 11 нче сыйныфка алар - 25-30, ә югары уку йортын тәмамлаганда 50-70 процентка җитә. Моның сәбәбе нәрсәдә соң дигәндә, белгечләр соңгы елларда күзләргә йөкләмәнең зур булуын билгеләп үтә. Бу, әлбәттә, заманча технологияләрнең алга китүе белән аңлатыла. Күпчелек хәзер күзләрен планшет, телефон, компьютер экраннарыннан аермый диярлек. Күрү сәләте начарлануда ут, яктылык та үз ролен уйный. Сүз кояш турында гына бармый, компьютер, телевизор экраннарының уты да күзләргә начар тәэсир итә, ди белгечләр. Караңгыда яки начар ут яктысында компьютерда эшләү дә күзләр өчен зыянлы. Бу сәбәпләргә тагын стресс, экология, нәселдәнлек һ.б.лар да өстәлә.
Нишләргә соң, күзләрне ничек саклап калырга? Белгечләр туклану рационына игътибар итәргә киңәш итә. Организмга барлык кирәкле витамин һәм микроэлементлар керергә тиеш һәм шулар арасында күзләр өчен иң мөһиме - лютеин. Әлеге пигмент кишер, кабак, йомырка, яшел борчак һ.б.да бар, әмма аны кирәкле күләмдә кабул итәр өчен, мәсәлән, 1 кг кишер ашап бетерергә кирәк. Шуңа күрә дә махсус препаратлар кулланырга туры килә. Кыскасы, бүгенге - заманча технологияләр аеруча да алга киткән заманда күзләргә зур игътибар таләп ителә.

Компьютерда озак вакыт эшләүчеләр өчен күнегүләр
Техасс университеты табиблары компьютер артында озак вакыт эшләүчеләр өчен күзләргә махсус сәламәтлек формуласын тәкъдим итте. Ул «20-20-20» дип атала. Белгечләр кушканча, һәр 20 минут саен, күзләрне ял иттерер өчен, 20 секунд дәвамында якынча 6 метр ераклыктагы предметка карап торырга кирәк. Бу вакытта күзләрне, ким дигәндә, 20 тапкыр йомгалап алырга да онытмагыз, ди алар. Күзләрне ял иттерә торган тагын берничә күнегүне искә төшереп үтик:
- башны бормыйча гына, күзләр белән уңга-сулга, аска-өскә карап алыгыз,
- күзләрегезне түгәрәк буенча башта уң, аннары сул якка йөртегез, бу күнегүне бишәр тапкыр эшләгез,
- күзләр арганчы борын очына карап торыгыз,

Шунысын истә тотыгыз: күнегү ясар алдыннан, күзлек һәм линзаларны салсагыз яхшырак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading