Шәһри Казан

Лампочка куркыныч әйбер

Бер танышым сул күзен кара тасма белән бәйләп йөри иде. Бала вакытта күзенә лампочка кыйпылчыгы эләккән булган. Шуннан соң бер күзе күрми башлаган. Табиблар да ярдәм итә алмаганнар.

Лампаның колбасында газ тутырылган була. Берәр нәрсә белән китереп суксаң, каты шартлау нәтиҗәсендә, лампочканың пыяла кисәкләре төрле якка чәчелә. Әгәр тузган электр лампасын алмаштырырга кирәк икән, аны патроннан алганда ашыкмагыз. Лампочка патроннан борылмаса, көч кулланмагыз, ул учыгызда шартлап кулыгызны яраларга мөмкин. Лампочканы чүпрәк кулланып борып алырга кирәк. Болай эшләгәндә лампаның колбасы шартласа да, кулыгыз яраланмас. Лампаны борып алыр алдыннан электр челтәре дә өзелгән булырга тиеш.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: