16+

Ландыш Нигъмәтҗановадан гөмбә маринадлау рецепты

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова Мөслим урманында гөреҗдә гөмбәсе җыйган. Бу хакта "ШК"га сөйләп, гөмбәне ничек маринадлавы турында да таныштырды.

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова Мөслим урманында гөреҗдә гөмбәсе җыйган. Бу хакта "ШК"га сөйләп, гөмбәне ничек маринадлавы турында да таныштырды.

- Мөслим якларына кунакка бардык. Урман буена йөрергә чыккан идек, карасак, гөмбә мулдан үскән. Гөмбәне үзем генә җыйганым юк, һәрвакыт берәр кеше белән барам. Бу юлы бик оста, белә торган кеше белән җыйдык. Андый кеше белән куркыныч түгел, ышанычлы. Мин үзем гөмбәне бик яратам. Тиз арада гына эшкәртеп тә куйдык. Рецепты белән Инстаграмда да уртаклаштым, - диде безгә җырчы. 

“Бу рецепт белән төрле гөмбәне маринадларга мөмкин”, - ди Ландыш.

7 литрлы ике чиләк гөмбәне зур кәстрүлгә урнаштырып, өстенә су салып гөмбәне бераз каплагыз. 4 олы аш кашыгы белән тоз салып, 30 минут кайнатыгыз (әшәкесен кайнатып чыгарабыз). Аннан гөмбәне су астында әйбәтләп юарга кирәк. Гөмбә суынганчы, кире шул зур кәстрүлгә салып, өч литр су белән яңадан кайнатыгыз. Кайнап чыккач, тагын 4 олы аш кашыгы тоз салыгыз, 10 минут кайнатыгыз.

Шуннан соң:
- 2 баш сарымсак
- укроп башын сабы белән бергә турап салабыз (4-5)
- 10 карлыган яфрагы
- 15 данә кара борыч
- 5-6 дәфнә яфрагы
- 100 мл суга болгатып 1 чәй кашыгы лимон кислотасы
- 100гр. уксус

Тәмләткечләре белән бергә 10 минут кайнатыгыз. Утны кысып куеп, гөмбәләрне урын калдырмыйча стерильләшкән банкаларга төеп тутырыгыз. Соңыннан ябыр алдыннан, гөмбә өстен каплап, 2 аш кашыгы көнбагыш мае салып, ябып куегыз.
Тәмле булсын, дуслар!

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Хәерле кичләр дуслааар!! Менә мин сезгә хәзер бер бииик шәп рецепт язам, ничек мине өйрәттеләр, кайттык та, мариновать итеп куйдык та?... Нәрсә дисәгез дә, грузди " значит" грузди?, ләкин бу рецепт белән төрле гөмбәне мариновать итеп була!!! Менә бу ике 7- литрлы чиләк гөмбәсенә рецепт: Юдым, видеосы бар?.. Зур кастрюльга салып куйдым, су салабыз, бераз каплыйбыз гөмбәне.. Бер 4 олы аш кашыгы белән тоз салып, 30 минут кайнатабыз!! ( әшәкесен кайнатып чыгарабыз), түгәбез( раковинага) проточный су белән юабыз әйбәтләп, гөмбә суынганчы..кире шул зур кастрюльгә салып, бер өч литр су салып, кайнарга куябыз, гөмбәне капламаса да ярый..кайнап чыга, тагын -4 олы аш кашыгы тоз салабыз,10 минут кайнатабыз!!шуннан соң: -2 баш сарымсак -укроп башын сабы белән бергә турап салабыз( 4-5) -10 карлыган яфрагы -15 кара борыч(горошком)шт. -5-6 лавровый лист -1 чәй кашыгы лимонный кислота, 100 мл суда бутап -100гр. Уксус Бергә приправалары белән 10 минут кайнатабыз, кайнаган килеш, газны кысып куеп, стериль банкаларга төеп тутырабыз, бик урын калдырмыйча, суы бик аз керә димәк! Соңыннан ябыр алдыннан, гөмбә өстен каплап, 2 аш кашыга көнбагыш мае( подсолнечное масло) салып, ябып куябыз!! Вот шәп була!!! Тәмле булсын дуслар!!!?? #ландышнигматжанова

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading