16+

Лаваш эчендә фарш

1 кап лаваш, 250-300 гр фарш, 2-3 күкәй, кетчуп, кай­мак яки майонез, тоз, сыр.

Лаваш эчендә фарш

1 кап лаваш, 250-300 гр фарш, 2-3 күкәй, кетчуп, кай­мак яки майонез, тоз, сыр.

Лавашны җәеп, аның өс­тенә фаршны салабыз. 10-15 минут тоткач (фаршның согы лавашка чыгып, аны төрергә җайлы булсын өчен), рулет итеп төрәбез. Калган лавашларны да шулай эшлибез. Табаны майлап, рулетларны урнаштырабыз. Күкәй, кетчуп, тоз, каймак (яки майонез) кушып, соус эшлибез. Аны рулетлар өстенә агызабыз. Соус аларны тулысынча күмәргә тиеш. Ярты сәгатькә газ миченә куябыз. Пешеп чыгарга ун минут кала өстенә уылган сыр сибәбез дә кабат мичкә тыгабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading