Бик зур булмаган 3-4 кишер, 2-3 суганны турап, майда кыздырабыз.
Баллы борыч та салырга була. Яшелчәләр кызгач, өстенә ике аш чүмече тавык шулпасы салабыз. Аннары ике яшь ташкабакны кабыгыннан чистартып, телемләп турыйбыз да шулпага салып, 20-30 минут пешерәбез.
Кызыл һәм кара борыч, тоз, шулай ук киптергән гөмбә порошогын сибәбез. Пешеп җитәрәк, вак итеп туралган ике тырнак сарымсак та кушабыз. Иң соңыннан шулпаны блендер белән изәбез. Аш боламыкка хәленә килә. Ашаганда бераз гына лимон согы да сыгабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар