16+

Лимон – иң яхшы чистарткыч

Лимонны көнкүрештә дә киң кулланырга була. Менә аларның кайберләре:

Лимон – иң яхшы чистарткыч

Лимонны көнкүрештә дә киң кулланырга була. Менә аларның кайберләре:

Лимон кабыгын киптереп, блендер белән он хәленә килгәнче ваклыйбыз. Әлеге порошок ризык пешергәндә лимон экстрактын алыштыра ала.
Чүп-чар чиләгенең эчен лимон кабыгы белән ышкыгыз, исне дә бетерә, бактерияләрне дә үтерә.

Лимон чәйнекне чистарта. Юшкынны бетерү өчен чәйнеккә су белән вак итеп туралган лимон кабыкларын салыгыз. Чәйнектәге суны кайнатып бер сәгать тоткач, эчен яхшылап юабыз. Беренче тапкырда ук бетмәсә, берничә тапкыр кайнатабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading