Шәһри Казан

Лимон маен куллану өчен 5 СӘБӘП

Лимон мае косметологиядә генә түгел, көнкүрештә дә киң кулланыла. Даруханәдә сатыла торган әлеге май һәркемнең өендә булыр­га тиеш.

Реклама


Сөялләрдән котылу өчен һәр көн иртән һәм кичен шул урынга лимон мае сөртегез.

Лимон мае бит тиресен яхшырта, төсен үзгәртә.

Иренгә герпес чыккан очракта да лимон мае сөртергә кирәк.

Җиләк-җимешләр озаграк сак­лансын өчен, савытка су салып, аңа ике-өч тамчы лимон мае тамызыгыз һәм шул суда җиләк-җимешне юып алыгыз.

Өйдә ят ис булганда, ­диффузор ярдәмендә лимон мае сиптереп чыгыгыз.

Кулны юарга мөмкинлек булмаганда, дезинфекция өчен, учка берничә лимон мае салып ышкыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: