Шәһри Казан

Үләннәр ярдәм итә

Яз көне организмыбыз витаминнарга мохтаҗ, шуңа кеше үзендә арыганлык сизә. Ә моңардан арыну юлларын халык медицинасыннан эзләргә кирәк.

Реклама

Женьшеньны, икенче төрле, тормыш тамыры, диләр. Аннан озак вакытлар файдаланганда, организмның гомуми хәле яхшыра. Ул организмны төрле авыруларга каршы торучан итә, кан басымын нормага китерә.
Лимонник. Сулыш алу органнарына, күзләргә файдасы зур. Кандагы шикәр күләмен киметә. Ләкин аны кан басымы югары булганнарга, ашказаны авыртканнарга кулланырга ярамый.
Элеутерококк. Кан басымы түбән булганнарга файдаланырга киңәш ителә, гемоглобинны күтәрә һәм яраларны төзәтә. Ләкин гипертониядән җәфаланучыларга ул киңәш ителми.
Левзея. Мускул тукымасын үстерергә булыша, бавырга яхшы тәэсир итә, кан тамырларын киңәйтә, гемоглобинны күтәрә. Аны гипертония, күздәге кан басымы булганнарга кулланырга ярамый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: