16+

"Малахит беләзеге" салаты

Изоляция вакытында, хатын-кызга аш-су бүлмәсендә эш өстәлеп кенә тора. Көннән- көн ризыкны төрләндерәсе, яңадан-яңа тәҗрибәләр ясыйсы килә. Бу очракта, без, һичшиксез, сезгә ярдәмгә киләчәкбез.

"Малахит беләзеге" салаты

Изоляция вакытында, хатын-кызга аш-су бүлмәсендә эш өстәлеп кенә тора. Көннән- көн ризыкны төрләндерәсе, яңадан-яңа тәҗрибәләр ясыйсы килә. Бу очракта, без, һичшиксез, сезгә ярдәмгә киләчәкбез.

Ингредиентлар (8-10 порция өчен):

Пешкән тавык ите- 500гр
йомырка-4 данә
киви-2-3 данә
алма-1-2 данә
пешкән кишер-1-2 данә
майонез- 250 гр
сарымсак-1 тырнак
тоз,борыч -тәменчә 

Әзерләү ысулы:

1. Майонезга сыгылган сарымсакны кушабыз һәм яхшылап болгатабыз.
2.Зур тәлинкә уртасына стакан куябыз,аның тирәли ингредиентларны катлап салып чыгабыз:
Беренче кат -  вак итеп туралган тавык ите, аңа тәменчә тоз, борыч сибәбез.
Икенче кат - шакмаклап туралган киви, аның өстенә сарымсак кушылган майонез сылап чыгабыз.
Әченче кат - эре кыргычтан үткәрелгән йомырка агы, өстенә майонез ягабыз. 
Дүртенче кат - кыргыч аша үткәрелгән кишер, өстенә майонез сылыйбыз.
Бишенче кат - кыргыч аша үткәрелгән алма (ул  каралмасын өчен лимон согы сиптерергә мөмкин)

3.  Салатның кырыйларына майонез сылап чыгабыз.
4.  Иң өскә вак кыргыч аша үткәрелгән йомырка сарысын сибәбез.
5. Салат җыелып беткәч, аны бер сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Суыткычтан алгач, ипләп кенә стаканны алабыз һәм салатны киви түгәрәкләре белән бизибез.

Ашыгыз тәмле булсын! Ялларыгызны якыннарыгыз белән файдалы һәм күңелле итеп үткәрегез. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading