16+

Мандаринның төшсезен ничек сайларга?

Кайбер мандарин сортлары бик төшле була. Кайберләрендә бер дә юк. Сатып алганда да аны берничек тә аерып алып булмый.

Мандаринның төшсезен ничек сайларга?

Кайбер мандарин сортлары бик төшле була. Кайберләрендә бер дә юк. Сатып алганда да аны берничек тә аерып алып булмый.

Барысы да бер төсле. Кайсы илдән китерелгән булуына да карамый ул. Марокко мандариннарының төшлесе дә, төшсезе дә бар. Кытай мандариннарын да сатучылар башка илнеке дип күрсәтергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, сатучыдан мандаринның нинди сорт икәнене генә сорыйсы кала. «Сатсума», «Уншиу» и «Надоркотт» сортлы мандариннарның төшләре бер дә юк икән. Сатсума гибрид мандарин түгел. Алар аз гына әчерәк, артык зур түгел (30 гр га кадәр). Уншиу — абхаз мандарины, алар зуррак, йомшагы да итле була. Надоркотт гибрид сорт, Мароккодан китерелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading