16+

Манжо (болгарларча яшелчә салаты) рецепты

Салатны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Манжо (болгарларча яшелчә салаты) рецепты

Салатны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.

Яшелчә салаты әзерләү өчен: 3 кг помидор, 2 кг баклажан, 2 кг болгар борычы, 1 кг суган, 300 гр кишер, 1 баш сарымсак, 200 мл үсемлек мае, 100 гр 9 процентлы аш серкәсе, 100 гр тоз, 100 гр шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара борыч, әче борычның 1/5 өлеше кирәк була.

Помидорны иттарткычтан чыгарырга.  Баклажанны телемләп кисәргә.  Борычны саламлап, озынча итеп турарга.  Суганны ярымбоҗра итеп турыйбыз. Сарымсак, кишер, әче борычны иттарткычтан чыгарасы. 

Яшелчәләрнең барысын бергә кушып бутарга.  Тоз,  аш серкәсен,  шикәр комын,  кара борыч һәм үсемлек маен салырга.  
Яшелчәләрне акрын утка пешәргә куярга. Кайнау кергәннән соң 40 минут пешерергә.
Салатны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга.
 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading